21нче номерлы «Студентлар» Шәһәр сырхауханәсенең табиблары лекцияләр һәм презентацияләр белән югары уку йортлары карамагындагы лагерьларга – «Икар» (КФТТУ КАИ), «Мёша» (КДАТУ) и «Шеланга» (КДЭУ) – килеп киттеләр. Сәламәт яшәү рәвешен мәгълүматлаштыру һәм популярлаштыру, нәкъ менә җенси тәрбия культурасы һәм авыруларның профилактикасы, әлеге чараның максаты булдылар. Лекцияләр барышында студентлар тормышында уйланылмаган адымнарның нәтиҗәләренә кагылышлы проблемалы моментлар һәм аларны хәл итү юллары турында сөйләделәр. Студентлар үзләрен борчыган сорауларга җаваплар белән таратыла торган материаларны алдылар.