Конференция яман шеш авыруларын диагностикалауның һәм дәвалауның хәзерге заман аспектларына багышланачак, аерым игътибар меланома һәм тиренең башка яңа шешләрен диагностикалауның һәм дәвалауның мәсьщләсенә биреләчәк. Төрле яман локализацияләрне дәвалауда Татарстан Республикасы территориясендә радиоэндоваскуляр алымнарны һәм фотодинамик терапияне куллану мөмкинлеген тәкъдим итәчәкләр.
2017 елда Татарстан Республикасында туберкулез белән авыручылар санын 2016 ел белән чагыштырганда 9,2%ка киметеп булды. Татарстанда туберкулез белән авыручылар саны Россия Федерациясендәгедән 30,6%ка кимрәк һәм Идел Буе Федераль округындагыдан 29,6%ка кимрәк. Моның хакында бүген Бөтендөнья туберкулез белән көрәш көненә багышланган «Татар-информ» матбугат конференциясендә хәбәр иттеләр.
Инде күп еллар Түбән Кама үзәк күп профильле хастаханәсенең хезмәткәрләре һәм пациентлары өчен «Рухи комплекс» гыйбәдәтханәсе һәм «Шифа» гыйбадәт бүлмәсе эшлиләр.
Татарстанда гражданнарның мәсьәләләре, шикаятьләре һәм тәкъдимнәре буенча «Халык контроле», ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының тәүлек буе эшли торган «кайнар элемтә» телефоны, шулай ук ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының сайтында «Гражданнар мөрәҗәгате» интернет-кабул итү бүлмәсе эшли.
Республика клиник онкология диспансерында медицина реабилитацияләү бүлеге эшли. 7 ай эчендә 137 пациент реабилитация программасын узды. Бүлектә онкология авыруларының яман шешкә каршы махсуслаштырылган дәвалау этабын узган яки этабында булучы пациентларның реабилитациясе үткәрелә. Реабилитацияләү программасы үзенә дәвалау физкультурасының төркемле дәресләрен, психокоррекцияне, аппаратлы механотерапияне һәм пневмокомпрессион массажны кертә.
Алар өчен махсус җыелган йөклелек барышына һәм бала табуга уңай тәэсир итүче композицияләр яңгырады. Танылган композиторларның әсәрләрен Исхак Мөхәммәтов идарәсе астында «Көнчыгыш» МКАҮнең чистай халык тынлы оркестры башкарды.
Концерт «Сонатал» (музыка ярдәмендә бала табуга кадәр баланың үсеше һәм тәрбияләү буенча йөкле хатын-кызлар өчен программа) курслары кысаларында үтте.
ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владислав Виниченко «ЗдравКультПривет-2018» дигән I Бөтенроссия Шифаханә-курорт учреждениеләренең аниматорлары һәм мәдәни оештыручылары фестиваленең жюри составында булды. Ул 21 марттан башлап 24 мартка кадәр Милли шифаханә ассоциациясе (МША) һәм туризм буенча ТР Дәүләт комитеты булышлыкларында «Татарстан шифаханәләре» Республика ассоциациясенең «Крутушка» шифаханәсендә уза.
16нчы номерлы мәктәп җирлегендә медицина хезмәткәрләре тирда ату төзлегендә ярыштылар. Ярышларда 11 сәламәтлек саклау учреждениедән 22 кеше катнашты.
Ремонт барышында продукция бирү өчен булган иске конструкцияне сүттеләр һәм яңаны урнаштырдылар. Тәрәзәләрне һәм ишекләрне алыштырдылар, бизәкләү эшләрен үткәрделәр, керү төркеменең тулы реконструкциясен уздырдылар. Иске баскычны иркен мәйданчыклы яңага алыштырдылар. Балалар коляскаларын кую өчен япма барлыкка килде. Эшләүче ата-аналарның уңайлыклары өчен хәзер яңартылган сөт кухнясы кичкә кадәр ачык.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика медицина профилактикасы үзәгенең табиблары шушы чорда витаминнар кытлыгын табигый хәл дип саныйлар, чөнки кыш вакытында свежий җиләк-җимеш һәм яшелчә җәйгә караганда азрак, ә без ашаган ризыкта әһәмиятле матдәләр аз була. Язга җиләк-җимештә һәм яшелчәдә свежийлар булса да, ләкин зак сакланганнар була, витаминнар саны ике тапкыр кими. Нәтиҗәдә организмда витаминнарның һәм микроэлементларның язга кимүе тышкы беленүне барлыкка китергән стадиягә җитә – нәкъ шундый язгы витаминнар кытлыгы.