Атна эчендә Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенең табиблары 6736 тапкыр кешеләрне коткарырга чыктылар

2018 елның 16 июле, дүшәмбе

Атна эчендә Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенең табиблары 6736 тапкыр кешеләрне коткарырга чыктылар, алардан җәмгыять урыннарына – 1521 чакыру. 1113 тапкыр табиблар бәхетсезлек очракларына чыктылар, алардан юл-транспорт һәлакәтләренә – 41 тапкыр. Әлеге ЮТҺдә 46 кеше зыян күрде, 29 кеше дәвалау оешмаларына китерелде. Янгыннарга табиблар 14 мәртәбә чыктылар. Бала табуларга Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясенең табиблары 72 тапкыр чыктылар. Төрле авырулар буенча 4922 чакыру башкарылды, алар арасында көчле миокард инфарктына – 45, көчле баш мие кан әйләнешенең бозылуына – 175.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International