Югары Ослан районында балалар өчен Сәламәт елмаю бәйрәмен уздырдылар. Аның максаты – авыз куышлыгының гигиенасы кагыйдәләрен үтәү ни дәрәҗәдә мөһим булганын һәм бөтен организм хәленә тешләр сәламәтлеге ничек тәэсир иткәнне сөйләү.
«Чистай үзәк район хастаханәсе» ДАССУнең Балалар сырхауханәсе тарафыннан ятим балаларны диспансерлаштыру үткәрелә. Быел Аксубай, Әлки һәм Чистай районнарыннан 89 ятим бала карап тикшерелергә тиеш. Чистай медиклары районнарыга чыгып китәләр, кайда карау үткәрәләр һәм анализлар эшләү өчен кан алалар. Медицина карап тикшерү йомгаклары буенча сәламәтлек халәтенең төркемнәре оештырылды һәм сәламәт яшәү рәвешен булдыру, көн режимын үтәү, туклану, физик үсеш һәм иммунопрофилактика буенча тәкъдимнәр эшләп чыгарылды.
Чистай үзәк район хастаханәсенең хезмәткәрләре «Язгы игелек атнасы» гомумроссия иреклеләр акциясе кысаларында игелекле эшләр эстафетасында катнаштылар. Хастаханә хезмәткәрләре ярдәмгә күбрәк мохтаҗ булганнарга – өлкәннәргә, ветераннарга, Бөек ватан сугышында катнашучыларга, инвалидларга, аз керемле гаиләләрдән булган балаларга адреслы ярдәм күрсәттеләр. Шулай ук медиклар бригадалары районның авыл бистәләренә чыктылар, кайда өлкән яшьтәге пациентларны карап тикшерделәр. Шуны да билгеләргә кирәк, учреждениенең медицина хезмәткәрләре медицина ярдәме күрсәтүнең ала алырлыгын күтәрү максатында районның авыл бистәләренә чыгарга дәвам итәләр.
«Республика СПИД һәм йогышлы авыруларны профилатикалау һәм алар белән көрәш буенча үзәге» ДАССУнең администрациясе учреждение сырхауханәсе Казан шәһ., Н. Ершов ур., 65 – яңа адресы буенча эшли башлады дип, хәбәр итә.
3нче номерлы Әлмәт шәһәр сырхауханәсендә «Гаилә сәламәтлеге көне» акциясе кысаларында ир кешеләрнең түләүсез тикшерүен үткәрделәр. Яшәү урыны буенча бу учреждениегә теркәлгән 45 яшьтән өлкәнрәк ир кешеләр үзләренең сәламәтлекләрен тикшерттеләр. Тикшерү онкологның, урологның, хирургның-проктологның кабул итүен, шулай ук ПСАга, РМПга кан алу тикшеренүләрен, мәни бизенең УТТ һәм флюорография тикшерүен үз эченә кертте.
2018 елның 24 мартында 7.00дән башлап 12.00гә кадәр Түбән Каманың 1нче, 2нче номерлы сырхауханәләрендә эшләүче халыкның уңайлыгы өчен өстәмә диспансерлаштыру узачак. Шулай ук бу көнне барлык теләгән кешеләр «Ак барс мед» иминият компаниясе белгечләренең консультациясен ала алачаклар. Белешмә өчен телефон: 8(8555)24-32-47.
Яр Чаллының 3нче номерлы шәһәр сырхауханәсендә «Хатын-кызлар сәламәтлеге көне» акциясе узды. Учреждениегә килүчеләр гинекологларда, УТТ (Ультратавышлы тиккшерү) табибларында, урологларда һәм маммологларда тикшерү уза алдылар. Тикшерү программасы гомуми анализга кан алуны, кече оча сөягенең һәм сөт бизенең УТТ (күрсәткечләр буенча), гинекологик карап тикшерүне һәм чисталык дәрәҗәсенә мазоклар алуны (ГН һәм флорага), онкоцитологиягә, 50 яшьтән узган хатын-кызларга – онкомаркерларга (СА 125) мазок алуны үз эченә кертте.
Басмада кыска һәм ачык формада билгеле гамәл алгоритмы төрендә кан тамырлары авыруларын профилактикалауның һәм дәвалауның алымнарын тасвирланган. Басмада россия һәм шулай ук чит ил исбатлау медицинасының хәзерге заман мәгълүматлары һәм гамәлдәге клиник тәкъдимнәре китерелгән. Авторлар билгеләгәнчә, кулланма йөрәк-кан тамырлары хирурглары һәм чиктәш белгечлекләрнең табиблары өчен һәм шулай ук студентлар, яңа гына башлаучы медиклар һәм гади гражданнар өчен дә файдалы булачак.
Бу диагноз белән пациентларга артериаль кан агымының элекке хәленә кайтуыннан башка, кагыйдә буларак, авыруның үсеше башыннан алып ел дәвамында ампутация яный.
2018 елның 12 мартыннан башлап 18 мартына кадәр Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясенә 9198 чакыру керде. Җәмәгать урыннарына 1141 чакыру керде. Чакыруларның иң зур саны – 7542– төрле авыруларга, шул санда 202 баш мие кан әйләнешенең көчле бозылуына һәм 54 инфаркта туры килде.