ЯҢАЛЫКЛАР


10
июль, 2018 ел
сишәмбе

Яңа Чишмә муниципаль районында «Ирләр сәламәтлеге атналыгы» акциясе узды. Акция кысаларында атна дәвамында предприятиеләрдә эшләүче ирләр уролог консультациясен алырга, лекцияләр тыңларга, үзләренең кан басымы дәрәҗәсен белергә, ЭКГ ясатырга мөмкин иделәр. 45 яшьтән өлкәнрәк ирләр ПСАга кан тапшырдылар.

Актив атна Яңа Чишмә ҮРХ баш табибы Рәфис Вафин чыгышыннан башланды. Район администрациясенең киңәшмәсендә ул ирләрнең сәламәтлек буенча хәлләре:  проблемалар һәм хәл итү юллары турында сөйләде. Велосипедлар ярышы белән «Ирләр сәламәтлеге атнасы» эстафетасы Чирмешән районына тапшырылды.

Татарстанда мәсьәләләр, шикаятьләр һәм гражданнарның тәкъдимнәре буенча «Халык тикшерүе», ТР сәләмәтлек саклау Министрлыгының бердәм тәүлек буе эшли торган «кызу линия» телефоны, шулай ук интернет-кабул итү бүлмәсе сәләмәтлек саклау Министрлыкның сайтында «Гражданнар мөрәҗәгатьләре» бүлегендә эшлиләр.


9
июль, 2018 ел
дүшәмбе

«Тормыш бүләк ит миңа» акциясе кысаларында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган КМТТУ (КХТИ) студентлары өчен «Студенческая» №21 Шәһәр сырхауханәсе» ДАССУнең һәм «Республика медицина профилактикасы үзәге» ДАССУнең хезмәткәрләре, шулай ук  КДМУ «Сәламәтлек Академиясе» яшьләр иҗтимагый хәрәкәте тарафыннан «Яшел наратлык» спорт-сәламәтләндерү лагерында  абортларны профилактикалауга  юнәлдерелгән чаралар комплексы оештырылды. Әлеге мәсьәләнең зур әһәмияткә ия булуын аңлап, студентлар сырхауханәсе студентлар яшьләре арасында теләмәгән йөклелекне кисәтү буенча профилактик эшне даими рәвештә үткәрә.

Студентларга  абортлардан соң барлыкка килгән проблемалар турында, шулай ук контрацепция чаралары турында җентекләп сөйләделәр. Шулай ук егетләргә дә аерым игътибар бирелде, чөнки теләмәгән йөклелекне булдырмау өчен ике партнер да җаваплы – бу проблема хатын-кызларныкы гына түгел, ирләрнеке дә.

Очрашу әңгәмә форматында узды: студентлар күп сораулар бирделәр. Акциянең максаты – абортларның зыяны турында мәгълүматлаштыру гына түгел, ә гаиләнең һәм ана булуның традицион кыйммәтләрен саклау да.

Исегезгә төшерәбез, «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоныннан «03» номерын җыеп шалтыратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «103»  (түләүсез). Әгәр шалтыратып булмый икән, тормышка куркыныч  янаган хәлләрдә «112» номеры буенча шалтыратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр SMS-хәбәрләр җибәрәләр. Авыру яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларын  тиз итеп җибәрү өчен һәм үз вакытында медицина  ярдәмен  күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш. Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын (шәһәрнең районын, урамын, квартира номерын, катын, подъезд номерын һәм кодын), ориентирларны, авыруның яисә зыян күргән кешенең фамилиясен, исемен, атасының исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер, бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач, чакыручыга «Сезнең чакыруыгыз кабул ителде» дип җавап бирсә, чакыруны кабул итү вакытын әйтсә һәм адресны кабатласа, чакыру кабул ителгән дип санала.


5
июль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

«Яшел каникуллар» балалар программалары студиясе белән берлектә Казан ДМУ 6-8 сыйныф укучыларын «Медицина каникуллары» профильле сменасына чакыра, ул 2018 елның 12-26 августында Тирән күл ял базасында узачак. 2017 елның июнендә Казан ДМУ малайларны һәм кызларны «Медицина каникуллары» профильле сменасына беренче тапкыр җыйды. Программа республиканың гомуми белем бирү мәктәпләренең  6-8 сыйныф укучылары өчен махсус эшләнде. Ике атна дәвамында укучылар һөнәр сайлауның психологиясе белән таныштылар, үзләренең психологик үзенчәлекләрен өйрәнделәр, гадәтләрнең төрле модельләрен «киеп карадылар» һәм аларның нәтиҗәлелеген бәяләделәр. Нәтиҗәдә, күбесе үзләренең табиб булырга карарларында инандылар, ә кемдер әлегә психологик яктан бу сайлауга әзер түгеллеген аңлады.

«Татмедиа» АҖ хезмәткәрләре Казан шәһәре предприятиеләренең хезмәт коллективлары өчен ВИЧ-йогышына аноним экспресс-тест буенча профилактик акциядә катнаштылар. Татарстан Республикасы буенча Кулланучылар хокукларын һәм кеше иминлеген яклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт Идарәсе белән берлектә Республика СПИД үзәге акциянең оештыручылары булып торалар. Белгечләр зарарлануның профилактикасы һәм куркынычлары турында сөйләделәр һәм тыңлаучылардан булган сорауларга җавап бирделәр. Теләүчеләр ВИЧ-йогышына түләүсез аноним экспресс-тест уздылар. Акция кысаларында үзләренең ВИЧ-статусын 59 кеше белде.

Татарстанда бик эссе һава торышы саклана, ул сәламәтлеккә зыян китерергә мөмкин. Куркыныч төркемендә – озак дәвам итә торган авырулардан, шул санда йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан, интеккән кешеләр. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы эссе һава торышының сәламәтлеккә тискәре йогынтысын булдырмый калып булганлыкны билгеләп үтә һәм  халык өчен киңәшләр белән бүлешә.


4
июль, 2018 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы  медицина учреждениеләрендә производство травматизмының профилактикасына багышланган тематик ун көнлек игълан ителде. Производство травмасы – ул производствода бәхетсез очрак белән барлыкка килгән кеше организмына кетелмәгәндә килеп чыккан зыян китерү һәм  аның эшкә яраклылыгын югалту. Производствога бәйле бәхетсез очракларны кабатлау – производство травматизмы дип атала.

Healthy Nation журналы электрон һәм басма массакүләм мәгълүмат чараларында патриотик тәрбия бирү темасын иң яхшы яктыртуга «Россия патриоты– 2018» дигән Бөтенроссия ММЧ конкурсында катнашты. Федераль матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы (Роспечать) һәм Халыкара пресс-клуб конкурсның оештыручылары булдылар. Healthy Nation редакциясе журналлар арасында I урынны алды, ул Татарстан сәламәтлек саклавының танылган эшлеклеләре турында сөйләүче «Хәтер» рубрикасының материалларын конкурска җибәрде. 

Бөтенроссия профилактик медицина һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру өлкәсендә проектлар конкурсының максаты – сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга һәм профилактик эшләр үткәрүгә волонтерларны җәлеп итү өлкәсендә иң яхшы тәҗрибәләрне ачыклау һәм тиражлар билгеләү.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International