«Тормыш бүләк ит миңа» акциясе кысаларында Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган КМТТУ (КХТИ) студентлары өчен «Студенческая» №21 Шәһәр сырхауханәсе» ДАССУнең һәм «Республика медицина профилактикасы үзәге» ДАССУнең хезмәткәрләре, шулай ук КДМУ «Сәламәтлек Академиясе» яшьләр иҗтимагый хәрәкәте тарафыннан «Яшел наратлык» спорт-сәламәтләндерү лагерында абортларны профилактикалауга юнәлдерелгән чаралар комплексы оештырылды. Әлеге мәсьәләнең зур әһәмияткә ия булуын аңлап, студентлар сырхауханәсе студентлар яшьләре арасында теләмәгән йөклелекне кисәтү буенча профилактик эшне даими рәвештә үткәрә.
Студентларга абортлардан соң барлыкка килгән проблемалар турында, шулай ук контрацепция чаралары турында җентекләп сөйләделәр. Шулай ук егетләргә дә аерым игътибар бирелде, чөнки теләмәгән йөклелекне булдырмау өчен ике партнер да җаваплы – бу проблема хатын-кызларныкы гына түгел, ирләрнеке дә.
Очрашу әңгәмә форматында узды: студентлар күп сораулар бирделәр. Акциянең максаты – абортларның зыяны турында мәгълүматлаштыру гына түгел, ә гаиләнең һәм ана булуның традицион кыйммәтләрен саклау да.