18 мартта Түбән Каманың һәм районының сайлау участокларында Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсенең фельдшерлары дежур торачаклар, ашыгыч медицина ярдәме станциясе бригадаларының эшләрен көчәйтәчәкләр. Ә барлык теләүчеләр, шушы сайлау участокларына килеп, белгечләр консультациясен ала алачаклар. Сәламәтлек хәлате буенча хастаханә ятагына эләгүче түбәнкамалылар стационарда тавыш бирәчәкләр.
Март – халыкара юан һәм туры эчәкнең яман шеше белән көрәш ае. Дөньяның барлык әйдәүче илләрендә авыруның бу төре онкологик патологияләр структурасында әйдәүче урыннарның берсендә тора.
Бүген Яр Чаллыда капиталь ремонттан соң ике 4нче номерлы һәм 6нчы номерлы балалар шәһәр сырхауханәсен ачтылар. Тантаналы чарада ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков һәм шәһәр мэры Наил Магдеев катнаштылар.
2008 елда Казаннан балалар хирургы Леонид Миролюбов дөньяда беренче тапкыр балага «Аллоплант» дигән уникаль протез куйды. Бу вакыт узу белән организмның үз тукымасына әйләнүче протез ясауның өр-яңа технологиясе. Бүген шулай итеп аортаны, трахеяне һәм үпкә көпшәсен алмаштырырга була. Бөтендөнья балалар хирургиясенең яңа битен ачучы хирург дөньяда беренче уникаль протезлар турында «Татар-информ» МАна үзе сөйләде.
Алабуга хастаханәсенең кечкенә пациентлары уколлар өчен уенчыклар ала башлаячаклар. Алар балага юаныч булачаклар һәм күз яшьләренә тизрәк кибергә булышачаклар.
Казанда Татарстан Республикасы фармацевтика хезмәтенең 2017 ел эчендә эш йомгаклары һәм 2018 елга бурычлары буенча республика киңәшмәсе узды.
Диспансерлаштыру аркасында Түбән Кама районы яшәүчеләрендә онкологик авыруларның 70,3 % иртә стадиясендә ачыкларга унышлы булды. Моның турыда район Горздравының бүген узган йомгаклау медицина советында Түбән Кама районы буенча Сәламәтлек саклау идарәсенең җитәкчесе Венера Рәхимова хәбәр итте.
Регионара клиник диагностик үзәкнең эндоскопия һәм хирургия бүлеге белгечләре холедохолитиазны (үт ташы авыруы ачыклануының бер формасы, кайчан ташлар үт куыгында түгел, ә үт юлларында табылалар) эндоскопик дәвалауның һәм манипуляциядән соң өзлегүләр профилактикасының яңа алымын эшләп чыгардылар һәм керттеләр. РКДҮдә бу алым 10 ел дәвамында эшләнде.
Казанда РИТЭК «ЛУКОЙЛ» ААҖнең социаль һәм мәдәни проектларының IX конкурсы башланды. Конкурста коммерцияле булмаган дәүләтнеке булмаган оешмалар, дәүләт, муниципаль, бюджет учреждениеләре, предприятиеләре һәм оешмалары, җирле үзидарә органнары катнаша алалар.
ТР Дәүләт киңәшчесе, Тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу Республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиевнең Рәхмәт хатын Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов кулыннан Чистай үзәк район хастаханәсенең баш табибы Рәис Мостафин алды.