«Татмедиа» АҖ хезмәткәрләре Казан шәһәре предприятиеләренең хезмәт коллективлары өчен ВИЧ-йогышына аноним экспресс-тест буенча профилактик акциядә катнаштылар. Татарстан Республикасы буенча Кулланучылар хокукларын һәм кеше иминлеген яклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт Идарәсе белән берлектә Республика СПИД үзәге акциянең оештыручылары булып торалар. Белгечләр зарарлануның профилактикасы һәм куркынычлары турында сөйләделәр һәм тыңлаучылардан булган сорауларга җавап бирделәр. Теләүчеләр ВИЧ-йогышына түләүсез аноним экспресс-тест уздылар. Акция кысаларында үзләренең ВИЧ-статусын 59 кеше белде.