Республикада «Ирләр сәламәтлеге атналыгы» акциясе старт алды

2018 елның 10 июле, сишәмбе

Яңа Чишмә муниципаль районында «Ирләр сәламәтлеге атналыгы» акциясе узды. Акция кысаларында атна дәвамында предприятиеләрдә эшләүче ирләр уролог консультациясен алырга, лекцияләр тыңларга, үзләренең кан басымы дәрәҗәсен белергә, ЭКГ ясатырга мөмкин иделәр. 45 яшьтән өлкәнрәк ирләр ПСАга кан тапшырдылар.

Актив атна Яңа Чишмә ҮРХ баш табибы Рәфис Вафин чыгышыннан башланды. Район администрациясенең киңәшмәсендә ул ирләрнең сәламәтлек буенча хәлләре:  проблемалар һәм хәл итү юллары турында сөйләде. Велосипедлар ярышы белән «Ирләр сәламәтлеге атнасы» эстафетасы Чирмешән районына тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International