Татарстанда бик эссе һава торышы саклана, ул сәламәтлеккә зыян китерергә мөмкин. Куркыныч төркемендә – озак дәвам итә торган авырулардан, шул санда йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан, интеккән кешеләр. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы эссе һава торышының сәламәтлеккә тискәре йогынтысын булдырмый калып булганлыкны билгеләп үтә һәм халык өчен киңәшләр белән бүлешә.