БРКХ кечкенә пациентлары өчен кулинар мастер-класс үткәрделәр

2018 елның 10 июле, сишәмбе

Бүген Рональд Макдональд Йортында БРКХ кечкенә пациентлары  һәм аларның әти-әниләре өчен «Яшелчә смузи, снэклар, яшелчә ролл» дигән кулинар мастер-класс узды, анда балалар үзләрен өлкән пешекчеләр ролендә сынап карый алдылар.

Казан шәһ. Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты һәм Балалар республика клиник хастаханәсе мастер-классның оештыручылары булдылар.

Кухня пычаклары, такталар һәм блендер белән коралланып, департаментның һәм клиниканың хезмәткәрләре балалар белән бергә тәмле һәм файдалы төшке аш хәзерләделәр. Балалар капкалап һәм ял итеп алганнан соң, алар алдында диетолог Наталия Ефимова дөрес туклану турында лекция белән чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International