ЯҢАЛЫКЛАР


19
февраль, 2018 ел
дүшәмбе

Сулыш алу әгъзалары авырулары аеруча балалар арасында таралган. Шулай, 2016 елда 14 яшькә кадәр балаларның беренчел авырулар саны структурасында сулыш алу әгъзалары авыруларының чагыштырма авырлыгы 64% тәшкил иткән. Мәктәп яшендәге балаларның барлык авыруларының 50%ка кадәр нәкъ менә сулыш алу әгъзалары авыруларына туры килә. Еш кабатлана торган респираторлы йогышлар организм реактивлыгының үзгәрүенә, баланың физик һәм психомотор үсешенең тоткарлыгына китерергә мөмкин.

Казанда ТР ССМ Республика клиник хастаханәсенең 2017 елдагы эш йомгакларына һәм 2018 елга куелган бурычларга багышланган  Хастаханә Советының киңәйтелгән утырышы узды. Чарада ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков, ТР Дәүләт Советының социаль сәясәт буенча комитет рәисе Светлана Захарова, ТР Министрлар кабинетының Сәламәтлек саклау, спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен оештыру мәсьәләләре буенча идарәсе башлыгы Гүзәл Шакирова, РКХ баш табибы Рөстәм Гайфуллин һ. б. катнаштылар.

Түбән Кама мәктәпләренең берсендәге укучыларының иртәсе гадәттәгечә  булмаган кебек башланды. Аларга кунакка коткаручылар, Ашыгыч медицина ярдәме станциясенең һәм Медицина профилактикасы үзәгенең хезмәткәрләре килделәр. Максаты балаларга суда зыян күргәннәргә ярдәм күрсәтүне өйрәтү булган «Тормышны коткарырга өйрән» акциясе су объектларында һәлакәт очракларын профилактикалау буенча ун көнлеккә туры китерелгән. Мәктәп очраклы гына сайланмады – ул Кама елгасыннан берничә метр ераклыкта урнашкан. Укучылар коткаручылар артыннан боз астына төшкән кешене чыгару буенча маневрларны дәртләнеп кабатладылар, аннан соң кызыксынып ясалма сулыш һәм йөрәккә массаж эшләргә өйрәнделәр. Салкын көндә акциядә катнашучыларны җылытып, буйлы курчак Табиб белән бию флешмобы чараны тәмамлады.

2018 елның 21 февраленнән башлап 22 февраленә кадәр Казан дәүләт медицина университеты җирлегендә Медицина белемен бирү сыйфаты буенча бөтенроссия форумы узачак. Форум эшендә Россиянең 29 медицина һәм фармацевтика ЮУЙның студентлары һәм хезмәткәрләре катнашачаклар. Панельле бәхәсләр, стратегик сессияселәр, түгәрәк өстәлләр, мастер-класслар узачак, студентларның үз-үзләрен тәртипкә салу мәсьәләләре, белем бирүдә мәгълүмати технологияләрне куллану, укучылар ягыннан бәйсез бәяләү сыйфатының формалары турында фикер алышачаклар.

Казан шәһ. «3нче номерлы Шәһәр сырхауханәсендә» «Ирләр сәламәтлеге көне» акциясе узды. Ир кешеләр урология авырулары булуына тикшерелә алдылар. Тикшерү программасы лаборатор диагностикалау алымнарын (кан һәм сидек анализларын), ультратавыш диагностикасын һәм табиб-уролог консультациясен үз эченә керткән иде. 21 яшьтән башлап 78 яшькә кадәр булган  100дән артык ир сәламәтлеген тикшерде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча табиблар 70 кешедә мәни бизе авыруларын (мәни бизе аденомасы, мәни бизе ялкынсынуы) ачыкладылар, 25 кешедә – бөер авыруларын (бөер ташы авыруы, бөер кистасы), 3 кешедә сидек куыгының һәм җенес бизенең шешләрен таптылар.

20 февральдә 13.30да «Икенче сулыш» Онкологик пациентларга һәм аларның якыннарына социаль-психологик булышлык күрсәтү үзәгендә (Яр Чаллы шәһ.) Онкология авырулары белән пациентлар һәм аларның туганнары өчен мәктәп узачак. Очрашуда Татарстан Республикасында һәм Яр Чаллы шәһәрендә онкология авырулары белән пациентларны дарулар белән тәэмин итү, онкологиядә медицина ярдәмен күрсәтү тәртибе турында фикер алышачаклар.

Балалар республика клиник хастаханәсендә «Хәзерге заман неонатологиясенең көнүзәк мәсьәләләре» Республика фәнни-гамәли конференциясе узды, ул бөтен республикадан неонатологларны, педиатрларны, реаниматологларны җыйды. Чарада Идел Буе федераль округы буенча баш белгеч неонатолог Ирина Виноградова катнашты.

2018 елның 12 февраленән башлап 18нә кадәр Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясенә 8492 чакыру керде.  Җәмәгать урыннарына 1220 чакыру керде. Чакыруларның иң зур саны – 6730– төрле авыруларга туры килде, шул санда 200 баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары һәм 73 инфаркт.


16
февраль, 2018 ел
җомга

Казанда Республика кан үзәгендә  уздырылган «Андрей» дигән донор акциясе тәмамланды. Акциягә исем яман шеш белән авырган һәм донор каны аркасында берничә ай яши алган Андрей Протас хөрмәтенә бирелде.

Республика медицина  китапханә-мәгүлүматый үзәгендә 2017нче ел эчендә эш йомгакларын ясадылар. Учреждение директоры Юлия Дрешер төп доклад белән чыгыш ясады.

Иң әһәмиятле нәтиҗәләр турында сөйләгәндә, җитәкче билгеләгәнчә, 2017 елда төп юнәлеш булып Республика медицина китапханә-мәгълүмати үзәгенең сыйфат менеджменты системасын (СМС) камилләштерү торды, аерым алганда, ГОСТ Р ИСО 9001-2015 яңа версиясен гамәлгә кертү һәм яңа таләпләргә ярашканлыкка китапханә процессларының регламентлаштыручы документларын актуальләштерү.

Юлия Дрешер сөйләгәнчә, 2017 елда соңгы 9 ел эчендә беренче тапкыр китапханә фондының яңартылу саны үсте, китапханә, мәгълүмати, библиографик, редакция-нәшрият хезмәтләрен күрсәтүгә һәм мәгълүмати-библиографик продукцияне җитештерүгә вакытның типлаштырылган нормалары эшләнгән. Яңартылган фонд нәтиҗәләр бирде – мөрәҗәгатьләр саны 331 меңнән артты.

Юлия Дрешер хәбәр иткәнчә, 2018 елда төп бурыч булып китапханә хезмәтен күрсәтү системасын камилләштерү һәм халыкара, россия, региональ элемтәләрне һәм хезмәттәшлекне ныгыту кала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International