Бәхетле ата-аналар – Анна һәм Станислав балаларга инде исемнәр куштылар: Вера, Надежда һәм Игнат. Соңгы тапкыр Кама балалар медицина үзәгендә өч игезәк баланың тууы 2016 елда теркәлде. Ул чакта елның балалар көнендә, 1 июньдә, чаллы медиклар гаиләсендә өч кыз туды.
Өч игез бала – сирәк күренеш. Елына уртача 6500 бала табыла торган КБМҮ кебек шундый зур медицина үзәгендә соңгы биш ел эчендә 4 өчле игез бала туды. Шул ук вакытта ел саен икеле игез балалар 100әр пар туа.