Татарстанда «Бердәм рентгенолог» хезмәтен оештыру республиканың иң ерак районнарындагы пациентларның тормышка куркыныч янаган хәлләрендә тәүлек буе эшли торган рентгенологик диагностика хезмәтен оештыруны оптимальләштерде һәм табибның-рентгенологның вакытлы һәм квалификацияле бәяләмәсен алырга мөмкинлек бирде.
31нче гыйнварда Казанга казан офтальмология мәктәбен оештыручы профессор Е.В. Адамюкның токымнары киләчәкләр. Делегация Австриядән киләчәк. Делегация визиты чикләрендә «Казан медицина тарихында профессор Е.В. Адамюкның мирасы» дигән түгәрәк өстәл узачак. Чарада Казан дәүләт медицина университетының ректоры, профессор Алексей Созинов, ТР баш офтальмологы, «ТР ССМ РКОБ» ДАССУ баш табибы Айдар Әмиров, КДМУ офтальмология кафедрасы мөдире, профессор, м.ф.д. Александр Самойлов катнашачаклар.
Куркыныч хәлдә булучы кеше организмының тереклек өчен мөһим системаларының эшен торгызу һәм профилактикасы нәтиҗәле методикалары турында Балалар республика клиник хастаханәсендә «Балалар анестезиология һәм реаниматология мәктәбе» Милли мәгариф проекты чикләрендә фикер алыштылар. Ул проект Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Россия Балалар анестезиологлар-реаниматологлар ассоциациясе булышлыкларында гамәлгә ашырыла.
Кардиохирург, РМФА академигы һәм ТР Фәннәр академиясенең хөрмәтле әгъзасы Ренат Акчурин Казанда Регионара клиник-диагностик үзәгенә килде. Анда ул үзәкнең пациентларына консультацияләр бирде.
Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максаты белән шимбә кич Әлмәттә Нефтчылар мәйданында сәламәтләндерү мәдәни-масса чарасы булды – «Сәламәтлек кичәсе» күңелле стартлары медицина оешмаларның хезмәткәрләре һәм аларның гаиләләре катнашуы белән.
2018 елның 22нче гыйнварыннан башлап 28нә кадәр Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясенә 7857 чакыру керде. Җәмәгать урыннарына 1049 чакыру керде. Чакыруларның иң зур саны – 6257– төрле авыруларга туры килде, шул санда 173 баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары һәм 44 инфаркт.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов 18нче номерлы Үзәк шәһәр клиник хастаханәсенең сырхауханәсенә һәм Регионара клиник-диагностик үзәгенең (РКДҮ) «Г» корпусына капиталь ремонттан соң килеп китте.
Бүген ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы узды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов казанышларга ирешкән медицина хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләрен тапшырды.
Бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашуы белән ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының коллегия утырышы булды.
2018 елның 29-30 гыйнварында Казан дәүләт медицина университеты нигезендә «Дәвалау эше» һәм «Стоматология» юнәлешләре буенча «Мин профессионал» Олимпиадасының «очный» этабы узачак https://yandex.ru/profi/. Югары уку йортының симуляция үзәкләрендә студентлар үзләренең һөнәри компетенцияләренең югары дәрәҗәсен «очно»(кара-каршы рәвештә) раслый алачаклар.