ЯҢАЛЫКЛАР


26
гыйнвар, 2018 ел
җомга

Калуга өлкәсеннән кунакларның визит максаты – учреждениедә «Татарстан Республикасының Электрон сәламәтлек саклавы» Бердәм дәүләт мәгълүматый системасының эше белән танышу һәм өйрәнү.


25
гыйнвар, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Бүген  «Студенческая» 4нче номерлы Шәһәр сырхауханәсе» ДАССОда традиция буенча Татьяна көнен билгеләп үттеләр. Бу көнне студентларга тешләрне профилактик тикшерү узаарга һәм стоматолог консультациясен алырга мөмкинлеге булды. Һәр Татьянага бәйрәм хөрмәтенә медиклар лалә чәчәге бәйләмен бүләк иттеләр һәм теш фторлавын уздырдылар. Шулай ук студент-медиклар өчен сырхауханә психологы тренинг-семинар һәм экспресс тестлау үткәрде. Тренинг билгеле бер күнекмәләрне үзләштерүгә һәм катлаулы хәлләрне нәтиҗәле хәл итүгә юнәлгән.

Йөрәк-кан тамырлары авырулары килеп чыгуның төп куркынычлык факторларының берсе булып артериаль гипертония тора. Артериаль гипертония озак еллар буенча кеше өчен сизелми генә уза. Вакыт узгач, кайвакыт күңел болгану, косу, баш әйләнү, йөрәкнең еш тибеше, күз алдында чебенчекләр әлҗе-мөлҗе килү, йөрәк өлкәсендә авыртулар белән бергә булучы баш авыртулары барлыкка килә алалар.

Бүген туган көнен Бөек Ватан сугышы ветераны, хәрби кыр хирургы Татьяна Андрей кызы Емелина билгели. Ул сугышның авыр мәктәбен узды, башыннан ахырана кадәр сугыш авырлыкларын кичерде, йөзләп совет сугышчыларын үлемән коткарды. Ленинград, Курск дугасында сугышларда, Украинаны,  Молдавияне, Польшаны һәм  Германияне  азат итүдә катнашты. Сугыштан соң үз тормышын баларга һәм аналарга медицина ярдәмен күрсәтүгә багышлады. 12 ел Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары вазыйфасын башкарды.

Сулыш әгъзалары авырулары профилактикасы бунча ун көнлеккә туры китерелгән «Иркен сула» дигән акция Мәскәү дәүләт икътисадый институтның Түбән Кама филиалында узды.


24
гыйнвар, 2018 ел
чәршәмбе

Бүген «Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсе» ДАССОның 2нче номерлы сырхауханәсендә «Баш эйләнү: дифференциаль диагностика, дәвалау» дигән лекция узды. Казан дәүләт медицина академиясенең неврология һәм мануаль терапия кафедрасы профессоры, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш белгече-неврологы, м.ф.д., Радий Герман улы Есин терапевтларга, неврологларга һәм башка белгечләргә сәбәпләр, диагностика алымнары һәм дәвалау турында сөйләде.

Кыш көне татарстанлыларны чангыда йөрү, чанада, тимераякта шуу төрләрендә шатлыклар гына түгел, ләкин туңу, ә кайчак өшү кебек куркынычлыклар да көтәләр.

Бүген Саба районында, Шәмәрдән – Югары Утар трассасында ЮТҺ булды.2 җиңел автомобиль бәрелешү нәтиҗәсендә 6 кеше зыян күрде, аларның берсе 2-яшьлек бала. Ике зыян күргән хәле авыр диярлек кеше РКХнә, бала – БРКХнә тапшырылдылар. Тагын өч зыян күргән кеше Саба үзәк район хастаханәсендә карап тикшерүдән соң канәгәтьләнерлек хәлдә амбулатор дәвалауга җибәрелде.

Шулай, сәламәтлек өчен кешегә 4 шарт үтәргә бик мөһим: тәмәке тартмаска, җиләк-җимеш, яшелчә көненә 400 граммнан күбрәк ашарга һәм югары активлык белән, мәсәлән, интенсив темпта йөрү белән 30 минуттан артык шөгыльләнергә. Дүртенче шарт – тәүлек буенча 5 граммнан азрак тоз кулланырга.

Бүген  ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы Республика медицина профилактикасы үзәгенең белгечләре РФ  Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы (ГТХМ) Укыту үзәгендә укулар үтүче ТР Буенча РФ ГТХМ ДУ хезмәткәрләре белән очраштылар. Очрашуда төп тема ир-атларның сәламәтлеген саклау булды. Медиклар билгеләп үткәнчә, алкоголь –  ир-атларның сәламәтлеген җимерүче факторларның берсе.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International