Медицина хезмәткәрләрен – БВС ветераннарын һәм тыл хезмәтчәнләрен Казанда хөрмәтләделәр. Үз тормышлары бәясе белән яралыларны коткарганнар кешеләр истәлекләренә, ветераннар Медиклар стелласы янына чәчәкләр куйдылар.
Казан медицина көллиятендә тантаналы чарада Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков Бөек Ватан сугышында Җиңүгә кертелгән өлеш өчен рәхмәт белдерде.