Бүген Чистай шәһ. ЮТҺ булды. Ике җиңел автомобиль бәрелешү нәтиҗәсендә өч кеше зыян күрде, аларның икесе ЮТҺ урынында вафат булды. Бер зыян күргән кеше авыр хәлдә Чистай үзәк район хастаханәсенә тапшырылды.
ЮТҺ урынына Чистай шәһ. Ашыгыч медицина ярдәме станциясенең 2 фельдшер бригадасы чыкты.