«Республик клиник офтальмология хастаханәсе» ДАССУнең баш табиб вазыйфасына Динә Камил кызы Хөсәенова билгеләнде

2018 елның 5 мае, шимбә

2018 елның 5 маеннан ТР сәламәтлек саклау министры боерыгы белән «Республик клиник офтальмология хастаханәсе» ДАССУнең баш табиб вазыйфасына Динә Камил кызы Хөсәенова билгеләнде.

1976 елның 30 сентябрендә туды.

2000 елда «Дәвалау эше» белгечлеге буенча Казан дәүләт медицина университетын тәмамлады, 2002 елда – «Эчке авырулар» белгечлеге буенча Казан дәүләт медицина университетынның ординатурасын.

2005 елда «Эчке авырулар» белгечлеге буенча Казан дәүләт медицина университетынның аспирантурасын тәмамлады.

2009 елда « Юриспруденция » белгечлеге буенча Казан дәүләт университетын тәмамлады.

Хезмәт эәшчәнлеге:

2005–2018 ел. – «ТР ССМ РКХ» ДАССУнең клиник-эксперт эше буенча баш табибы урынбасары;

2012 – хәзерге вакытка кадәр – КДМАнең иҗтимагый сәламәтлек, икътисад һәм сәламәтлек саклауны идарә итү кафедрасы доценты.

Медицина фәннәре кандидаты. Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау граматасы белән бүләкләнде (2016 ел).

Динә Хөсәенова – 26 фәнни эш һәм 1 рационализатор тәкъдиме авторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International