V Халыкара маммопластика мәктәбе Казанда узачак

2018 елның 7 мае, дүшәмбе

13–15 майда Югары медицина технологияләренең белем бирү үзәгендә V Халыкара маммопластика мәктәбе узачак. Республика башкаласына Россия һәм БДБ илләренең 30 регионыннан 450 белгеч килеп җыелачак – пластик хирурглар, онкологлар, маммологлар, микрохирурглар. Реаль вакыт тәртибендә операция бүлмәсеннән сөт бизенең реконструктив-пластик һәм эстетик хирургиясе буенча күрсәтмә операцияләр, уку операция бүлмәләрендә практик дәресләр, интерактив лекцияләр сериясе узачак. Анда чит ил һәм россия экспертлары шушы юнәлештә үз тәҗрибәләре белән уртаклашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International