Татарстан медиклары «Урман утырту көне 2018» акциясендә катнаштылар

2018 елның 5 мае, шимбә

Татарстан медиклары ТР сәламәтлек салау министры Марат Садыйков башлыгында традицион шимбә өмәсендә, шулай ук «Урман утырту көне 2018» акциясендә катнаштылар.

Шимбә өмәсе Сәламәтлек саклау министрлыгында һәм Татарстанның бөтен медицина учреждениеләрендә узды. Шимбә өмәсе чикләрендә медиклар территорияне коры үлән һәм былтыргы яфраклардан чистарттылар гына түгел, әммә үсентеләр дә утырттылар.  Чыршы, каен, алмагач аллеяларын республика һәм район клиникаларның территорияләрендә утрттылар. Актив эш саф һавада төшке аш белән тәмамланды – анда кыр кухнясы оештырылган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International