ЯҢАЛЫКЛАР


23
гыйнвар, 2018 ел
сишәмбе

16нче гыйнвардан башлап 25нә кадәр кышкы чорда җәрәхәтләнү профилактикасы буенча ун көнлек уза. Медиклар республика халкына урамда мөмкин кадәр сак булырга кирәк дип хәтерләтәләр – бозлавык вакытында шәһәр буенча хәттә гади хәрәкәт тә җәрәхәт сәбәбе була алачак. Сүз уңаеннан, Татарстан югары җәрәхәтләнүләр саны белән регионнар рәтенә керә.

Бүген иртә белән Казанда Х.Ямашев проспектында ЮТҺ булды. 2 маршрутлы автобус бәрелешү нәтиҗәсендә 7 кеше медицина ярдәме өчен мөрәҗәгать итте: 2 кеше ЮТҺ урынында карап тикшерелде, 5 кеше Казанның 7нче номерлы шәһәр хастаханәсенә тапшырылды. Тикшерүдән соң канәгатьләнерлек хәлдә алар амбулатор дәвалауга җибәрелделәр. ЮТҺ урынына Казанның 3 ашыгыч медицина ярдәме бригадасы чыкты.

Татарстанда гражданнарның сораулары, шикаятьләре һәм тәкъдимнәре буенча «Халык контроле», ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының тәүлек буе эшли торган «кайнар элемтә» телефоны, шулай ук ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында «Гражданнар мөрәҗәгатләре» бүлегендә интернет-кабул итү бүлмәсе  эшлиләр.


22
гыйнвар, 2018 ел
дүшәмбе

2017 ел эчендә Балалар республика клиник хастаханәсендә сулыш алу әгъзалары авырулары белән 5 мең 39 бала дәваланды. Моның турында «Татар-информ» МАда пресс-конференциядә БРКХ баш табибы Рафаэль Шавалиев сөйләде.

Казанның «Студенческая» сырхауханәсенең медицина хезмәткәрләре әбисе белән тәрбияләнгән ятим-кыз белән очраштылар. Учреждение хезмәткәрләре кием, ашамлыклар һәм авыз куышлыгы гигиенасы чараларын бүләкләделәр. Анан соң психолог арт-терапияне уздырды, стоматолог тешләрне карап чыкты һәм дәвалау уздырды.

«Һөнәр буенча иң яхшы» номинациясендә бүләккә Актаныш ҮРХ терапевты-табибы Рөстәм Азат улы Мугтазиров лаек булды, «Иң яхшы фельдшер-акушерлык пункты» номинациясендә Иске Сәфәр, Түке,  Аккүз, Аеш, Чөгәнә ФАПларының фельдшерлары осталык күрсәттеләр. Бүләкләү тантанасында хастаханәнең 4 яшь белгечен шулай ук билгеләделәр. Хастаханәнең 2 хезмәткәрен Мактау грамотасы һәм район башкарма комитеты җитәкчесенең рәхмәт хаты белән бүләкләделәр.

2018 елның 15нче гыйнварыннан башлап 21нә кадәр Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясенә 7995 чакыру керде.  Җәмәгать урыннарына 1013 чакыру керде. Чакыруларның иң зур саны – 6335– төрле авыруларга туры килде, шул санда 216 баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары һәм 62 инфаркт.

Бүген 5 номерлы шәһәр хастаханәсенә максатчан юнәлеш буенча укуны узучы Яр Чаллы медицина көллияте студентлары килеп киттеләр. Быел алар озак көтелгән дипломнарны алачак һәм хезмәт эшчәнлекләрен 5нче номерлы шәһәр хастаханәсендә башлаячаклар. Учреждениедә булачак медикларны структур бүлекчәләре белән таныштырдылар, өстәнлекләр, эш шартлары, карьера үсеше турында һәм хезмәткәрләрне кызыксындыру программалары турында сөйләделәр.

Казан шәһ. 21нче номерлы шәһәр сырхауханәсенең эше белән Татарстан башкаласына килгән General Electric вәкилләре таныштылар. Шәһәрдә иң зур сырхауханәнең яңа бинасы буенча баш табиб Айрат Зиатдинов экскурсия үткәрде. Сырхауханә консультатив-диагностика үзәге принципы буенча эшли һәм ул республикада шундый форматтагы беренче сырхауханә, ул дөнья стандартлары буенча 950 көндәлек килү мөмкинлеге белән оештырылган.

Конкурсның  «Россиянең 100 иң яхшы товары» программасы федераль этабында – 2017 елның « Татарстан Республикасының иң

яхшы товарлары һәм хезмәтләре»  региональ этабында җиңүчеләрне Казан ратушасында бүләкләделәр. Зур  уңышка ирешкәннәр арасында - Республика клиник онкология диспансеры һәм Яр Чаллы шәһ. 5нче номерлы шәһәр хастаханәсе.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International