2018 елның 23 апреленнән башлап 29на кадәр чор эчендә Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясенә 7713 чакыру керде. Җәмәгать урыннарына 1198 чакыру керде. Чакыруларның иң зур саны – 6002 – төрле авыруларга туры килде, аларның 219 – баш мие кан әйләнешенең көчле бозылуы һәм 78 инфаркт.
Бәхетсез очракларга узган атнада ашыгыч ярдәм медиклары 908 тапкыр, шул санда ЮТҺ урыннарына 51 тапкыр чыктылар. Шул ЮТҺдә 54 кеше зыян күрде, 35 кеше дәвалау оешмаларына китерелде.
Янгыннарга узган атнада ашыгыч ярдәм медиклары 17 тапкыр чыктылар, анда 1 кеше зыян күрде. Бала табуларга ашыгыч медицина табиблары 69 тапкыр чыктылар.
Узган атна белән чагыштырганда үтәлгән чакырулар саны 205 очракка кимеде (авырулар, бәхетсез очраклар һәм бала табулар исәбенә). Мөрәҗәгатьләр саны янгыннар буенча – 1гә, ЮТҺ буенча – 14кә, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылуы буенча – 22гә, көчле миокард инфарктлары буенча – 17гә артты. Бала табулар буенча мөрәҗәгатьләр саны 17гә кимеде. Җәмәгать урыннарына чакырулар саны 23кә кимеде.
«Ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоныннан «03» номерын җыеп шалтыратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «103» (түләүсез). Әгәр шалтыратып булмый икән, тормышка куркыныч янаган хәлләрдә «112» номеры буенча шалтыратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр «ашыгыч ярдәм» бригадасын SMS-хәбәрләр җибәреп чакыра алалар. Моның өчен хәбәрне 8987-297-41-36 номерга җибәрергә була.
Авыру яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларын тиз итеп чакыру өчен һәм үз вакытында медицина ярдәмен күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш.
Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын (шәһәрнең районын, урамын, квартира номерын, катын, подъезд номерын һәм кодын), ориентирларны, авыруның яисә зыян күргән кешенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер, бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач, чакыручыга «Сезнең чакыруыгыз кабул ителде» дип җавап бирсә, чакыруны кабул итү вакытын әйтсә һәм адресны кабатласа, чакыру кабул ителгән дип санала.