Бүген Казан шәһ. «Ашыгыч медицина ярдәме станциясе» ДАССУдә ел саен уздырыла торган җыелыш үтте, анда 2017 ел эчендә эш йомгакларын ясадылар һәм приоритет юнәлешләрне билгеләделәр.
Республика наркология диспансерында 2017 ел эчендә эш йомгакларын ясадылар һәм агымдагы елга бурычлар билгеләделәр. Утырышта ТР буенча ЭЭМның Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту буенча идарә башлыгы Вадим Костюнин, Республика наркология диспансерының баш табибы Илгиз Әхмәтҗанов, шәһәрнең сәламәтлек саклау учреждениеләренең җитәкчеләре, ТР Ресоциализацияләү фонды вәкилләре һәм диспансерының хезмәткәрләре катнаштылар.
Фәния Басырова 5нче номерлы Шәһәр хастаханәсенең күппрофильле стационарын ачу вакытыннан ук, ул чакта әле элекке «Камаз» Медсанчасте булган, физиотерапевтик бүлекне җитәкли. Аның җитәкчелегендә 19 шәфкать туташы эшли. Көн саен бүлектә төрле авырулар буенча меңнән артык физиопроцедура үткәрелә, 30га якын төрле дәвалау алымнары кулланыла. Аның тарафыннан физиотерапевтик дәвалауның күп яңа хәзерге заман алымнары кертелгән.
2018 елның 14 февраленнән № УП-166 указ белән Адел Юныс улы Вафин башка эшкә күчүе аркасында Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры вазыйфасыннан азат ителде.
Бүген Чистай үзәк район хастаханәсенең яңа балалар шәһәр сырхауханәсе ачылды. Ачылуның тантаналы церемониясендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Бүген Спас үзәк район хастаханәсенә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисенең урынбасары, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 5нче чакырылышы депутаты Юрий Камалтынов, ТР Президентының Аппараты җитәксчесенең урынбасары – ТР Дәүләт Киңәшчесенең секретариаты җитәкчесе Олег Глебов, Спас муниципаль районы башлыгы Камил Нугаев килеп киттеләр.
14 февральдә 19.00 сәгатьтә «Ак Барс» яшьләр үзәгендә онкологик авыручыларга ярдәм итүгә багышланган «Тормыш музыкасы» хәйрия концерты узачак. Чара Яман шешкә каршы көрәш көненә туры китерелгән.
Сабыйны коткарырга Балалар республика клиник хастаханәсе белгечләре командасының төгәл һәм эшләп җиткерелгән хәрәкәтләре, әнисенең ышанычы һәм кечкенә пациентның ышанмаслык ихтыяр көче булыштылар. Казан клиникасының табиблары сабый гомере өчен туу көненнән башлап ярты елдан артык дәвамында көрәшкәннәр.
Саба үзәк район хастаханәсендә «Мәни бизе авырулары. Тулий лазеры мәни бизе хирургиясендә» Республика фәнни-гамәли конференциясе узды. Конференция кысаларында немец хирургы - Мюнстер шәһ. (Германия) университет клиникасының эндоурология бүлеге мөдире, профессор Армина Секкер мастер-классы үтте. Аның җитәкчелегендә хастахәнәдә мәни бизенең аденоматоз гиперплазиясенең тулий лазерлы энуклеациясен үткәрделәр. Сүз уңае белән әйткәндә, тулий лазерлы җайланма ярдәме белән мәни бизе авыруларын шундый дәвалау методикасын Саба ҮРХдә беренче тапкыр узган җәйдә керттеләр.