Чараның төп максаты – тәҗрибә белән алмашу, инновацион технологияләрен кертү, медицина ярдәмен күрсәтү сыйфатын камилләштерү һәм оториноларингология өлкәсендә белемнәрне тагын да камилләштерү.
Бүген ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин автомобильдән баш тартты һәм эшкә велосипедта килде. Шулай итеп, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының башлыгы Бөтендөнья автомобильсез көненә булышлык күрсәтте. Сүз уңае белән әйткәндә, Адел Вафин велосипедта тәртипле рәвештә йөри һәм спортны ярата.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында сораштыру старт алды. Сораштыру 15 кыен булмаган сораудан тора. Аларга җавапны http://minzdrav.tatarstan.ru/rus/nok_anketa.htm ссылка буенча бирергә була.
Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советы бишенче чакырылышының утыз беренче утырышы кысаларында ТР Дәүләт Советына еллык юллама белән мөрәҗәгать итте.
Киңәшмәдә республиканың кан тамырлары үзәкләренең 8 айлык эшенә нәтиҗә ясадылар, баш мие кан әйләнеше кискен бозылган авыруларга нейрохирургия ярдәмен күрсәтү тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, Дәүләт автономияле сәламәтлек саклау учреждениесе “Лениногорск районы үзәк хастаханәсе”нең беренчел кан тамырлары үзәге белән Дәүләт автономияле сәламәтлек саклау учреждениесе “Азнакай районы үзәк хастаханәсе”нең үзара бәйләнешен оештыру турында фикер алыштылар.
Казанда ТР терапевтларының IV съезды ачылды. Съезд программасында терапия ярдәмен күрсәтүне камилләштерү, амбулатор-поликлиника ярдәмен үстерү һәм модернизацияләү, эчке орган авыруларын диагностикалау һәм дәвалау кебек сораулар каралачак.
Федераль льготачыларга мөһим карар кыларга 8 көн калды: иҗтимагый хезмәтләр җыелмасын (икенче төрле әйткәндә соцпакетны) калдырырга яки аннан баш тартып акчалата алырга. Иҗтимагый хезмәт җыелмасыннан баш тарткан очракта акчалата компенсациянең суммасы 807 сум 94 тиен тәшкил итә.
Түбән Камада корпоратив компетенцияләре моделе проектын формалаштыру буенча фикер алышачаклар. Проект медицина учреждениесе персоналы белән эшләү инструменты булып хезмәт итәчәк һәм республиканың медицина хезмәткәрләре потенциалын үстерү нигезе булачак.
Түбән Кама үзәк районы күппрофильле хастаханәсендә, баш мие кан әйләнешенең кискен бозылуын кичергән авыруларны яңабаштан нинди күнегүләргә өйрәтергә туры килгәнен, студентларга сөйләделәр.
Казан шәһәрендә тантаналы рәвештә Татарстан республикасы терапевтларының IV съездын ачтылар. Алдагы, III съезд, 2008 елда узган. Съезд үткәрү көннәрендә фәнни программаның online-трансляциясен сайтта карарга мөмкин.