ЯҢАЛЫКЛАР


23
октябрь, 2017 ел
дүшәмбе

Түбән Камада торучылар медицина оешмасында булмыйча грипптан прививка ясата алалар – шәһәрдә вакциналаштыру мобиль пунктлары эшлиләр. Грипптан сакланырга эре сәүдә үзәкләренең һәм социаль яклау оешманың территориясендә мөмкин була.

Бүген Югары медицина технологияләренең белем бирү үзәгендә АКШ һәм Германиядән әйдәүче кардиохирурглар катнашулары белән «Казан Митраль симпозиумы»  уза. Симпозиумны ачуда ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Сергей Осипов катнашты.

Төрле офтальмологик авырулар белән интегүче кешеләр саны Татарстанда өзлексез үсә. Яшь халык арасында иң таралган авырулар – миопия (ерактан начар күрү) һәм коры күз синдромы, ә өлкән буын арасында – глаукома, катаракта һәм челтәр катлауның патологиясе. Моның турында бүген «Татар-информ» МАда пресс-конференциядә сөйләделәр.

Бүген Россия Федерациясе сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова һәм Россия Федерациясе элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров видеоконференция тәртибендә медицина оешмаларын интернет челтәренә тоташтыру мәсьәләсе турында регионнар белән фикер алыштылар.

2017 елның 16нчы октәбреннән башлап 22нә кадәр Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясенә 7974 чакыру керде.  Җәмәгать урыннарына 1309 чакыру керде. Чакыруларның иң зур саны – 6212– төрле авыруларга туры килде, шул санда 169 исульт һәм 48 инфаркт.


20
октябрь, 2017 ел
җомга

Хирург өч күрсәтмә операция уздырды: аш казанының чыгу бүлегенең компенсацияләнмәгән бетәшү-җәрәхәт стенозы  буенча Бильрот 2 буенча аш казанының 2\3 кисеп алуны; сигмасыман эчәкнең чуалуы белән еш кыенлаштырылучы долихосигма  сәбәбе буенча сигмасыман эчәкне кисеп алуны һәм  мәни бизенең яман шеш сәбәбе буенча простатэктомияне.

21нче номерлы шәһәр сырхауханәсенең яңа бинасын ачу һәм IV Халыкара «Сыйфатның дөнья стандарты: фикердән тормышка ашыруга кадәр. Мэйо клиникасы тәҗрибәсе» дигән конференцияне уздыру  чикләрендә америка клиникасының экспертлары казан оешма турында тәэсирләре белән уртаклаштылар.

Бүген Казанда IV Халыкара «Сыйфатның дөнья стандарты: фикердән тормышка ашыруга кадәр. Мэйо клиникасы тәҗрибәсе» дигән, корпоратив мәдәниятны һәм команда эшен төзү мәсьәләләренә багышланган конференция ачылды.

Бүген Казанда 21нче номерлы шәһәр сырхауханәсенең яңа бинасының (Рихард Зорге ур., 103)  тантаналы ачылуы булды.  Церемониядә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтү буенча Федераль хезмәт җитәкчесе Ирина Серёгина һәм ТР сәламәтлек саклау  министры Адел Вафин катнаштылар.

Бүген «Балалар нефрологиянең һәм урологиянең көнүзәк мәсьәләләре» конференциясе булды. Чара Казан педиатрик мәктәп чикләрендә үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International