Казанда атна эчендә ашыгыч ярдәм хезмәтенә авырулар буенча мөрәҗәгатьләр саны артты

2017 елның 23 октябре, дүшәмбе

2017 елның 16нчы октәбреннән башлап 22нә кадәр Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясенә 7974 чакыру керде.  Җәмәгать урыннарына 1309 чакыру керде. Чакыруларның иң зур саны – 6212– төрле авыруларга туры килде, шул санда 169 исульт һәм 48 инфаркт.

Бәхетсезлек очракларына ашыгыч ярдәм медиклары 1032 тапкыр, шул санда ЮТҺ урыннарына 55 тапкыр чыкты. Шул ЮТҺдә 45 кеше зыян күрде, 30 кеше дәвалау оешмаларына китерелде.  Янгыннарга узган атнада ашыгыч ярдәм медиклары 12 тапкыр чыктылар, анда 4 кеше зыян күрде.

Янгыннарга ашыгыч ярдәм медиклары узган атнада 18 тапкыр чыктылар. Бала табуларга ашыгыч ярдәм медиклары 70 тапкыр чыктылар.

Казанда атна эчендә ашыгыч ярдәмгә мөрәҗәгатьләр саны 160ка артты (авырулар исәбенә).  Чакырулар саны баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары буенча –  8гә, көчле миокард инфарктлары буенча – 8гә артты.  Мөрәҗәгатьләр саны янгыннар буенча – 1гә, ЮТҺ буенча – 16га , бала табулар буенча – 25кә кимеде. Җәмәгать урыннарына чакырулар саны 71гә артты. 

Исегезгә төшерәбез,  «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоныннан «03» номерын җыеп шалтыратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «103»  (түләүсез). Әгәр шалтыратып булмый икән, тормышка куркыныч  янаган хәлләрдә «112» номеры буенча шалтыратырга мөмкин.

 Чукрак-телсез кешеләр «ашыгыч ярдәм» бригадасын SMS-хәбәрләр җибәреп чакыра алалар. Авыру яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларын  тиз итеп чакыру өчен һәм үз вакытында медицина  ярдәмен  күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш.

Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын (шәһәрнең районын, урамын, квартира номерын, катын, подъезд номерын һәм кодын), ориентирларны, авыруның яисә зыян күргән кешенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер, бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач, чакыручыга «Сезнең чакыруыгыз кабул ителде» дип җавап бирсә, чакыруны кабул итү вакытын әйтсә һәм адресны кабатласа, чакыру кабул ителгән дип санала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International