ЯҢАЛЫКЛАР


6
июль, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Югары медицина технологияләренең белем бирү үзәгендә Казанда узган Конфедерацияләр кубогы матчларын медицина тәэмин итүдә катнашкан медицина оешмаларын һәм дәвалау-профилактика оешмаларының хезмәткәрләрен бүләкләү булды.

Яр Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә Түбәнге Новгород шәһәрдәге Россиянең Федераль медик-биологик агентлыгының  Идел буе округы медицина үзәге һәм Белгород шәһәренең 2нче номерлы Шәһәр хастаханәсе белгечләренең делегацияләре килеп киттеләр.                                                                                                                                                                                                                                                                                           

2017 елның 6 июле хәленә республика хастаханәләрендә Зәйдә ЮТҺдә  зыян күргән 8 кеше урнашкан, алар арасында 1 кеше –  тотрыклы авыр хәлдә, 3 кеше – уртача авыр хәлдә һәм 2 кеше –кәнәгатләнерлек хәлдә. Алар Республика клиник хастаханәсендә, «Татнефть»  ПАҖнең һәм Әлмәт шәһ. Медсанчастендә һәм Яр Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә дәвалау узалар.

Йөрәк кан тамырлары авырулары халыкның үлем саннары структурасында элеккечә беренче урында торалар. Йөрәк һәм кан тамырлары авыруларының үсеш рискы җәй көннәрендә аеруча арта. Беренче билгеләрне ничек белергә һәм алар булгач нишләргә – моның турында Түбән Кама табиблары журналистларга сөйләделәр.


5
июль, 2017 ел
чәршәмбе

Бүген Казан Ратушасында социаль сәясәт буенча Парламент комитетының  Казан шәһәр думасының шәһәрдә торучыларның сәламәтлеген һәм әйләнә-тирәдәге мохитны саклау буенча даими комиссиясе һәм  Дәүләт советының Сәламәтлек саклау өлкәсендә дәүләт программаларын гамәлгә ашыру артыннын тикшерү буенча комиссиясе белән бергәләшеп утырыш булды.

Бүген Республика клиник хастаханәсендә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркаева катнашуы белән Татарстан Республикасы клиник фармакологларының киңәшмәсе булды.

Медицина хезмәтләрен күрсәтүнең сыйфаты белән халык канәгатьләнгәнлеген арттыру өчен 2017 елга чаралар планы эшләнде һәм расланды.  Чараларның берсе – сырхауханә оешмаларында «Сакчыл сырхауханә» элементларын гамәлгә кертү. Пилот мәйданчык булып Әлмәтнең балалар сырхауханәсе сайланды.

Бүген Чирмешән районының Урманасты Үтәмеш саласында модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Бу Татарстан Республикасы халкына беренчел медик-санитар ярдәмне камилләштерү буенча чараларны гамәлгә ашыру чикләрендә төзелгән районда җиденче ФАП.

Беренче тапкыр «аллергия» атамасы Австрия педиатры К.Пирке белән 1906 елда кертелде. Аллергия – ул төрле матдәләр белән турыдан-туры бәйләнешкә керү вакытында ачыкланучы организмның реакциясе. Бүген аллергик реакцияләр иң еш очрый торган авыруларның берсе дип санала. БССО фаразлары буенча, 2050 елга  төрле аллергозлардан планета халкының зур өлеше интегәчәк. Шул ук вакытта, теләсә кайсы диярлек матдә аллерген булып чыгарга мөмкин. Инде хәзер һәр 10 ел таралганлык 2–3 тапкыр арта.

Healthy Nation («Милләт сәламәтлеге») журналның яңа чыгарышы хәзер  электрон юрамасында да ала алырлык. Журнал саны Медицина хезмәткәре көненә һәм «Ел табибы — Ак чәчәклер» Республика конкурсына туры китерелгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International