ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин дәүләт-хосусый партнерлык чикләрендә «БАРСМЕД» диагностик үзәге белән 18нче номерлы Үзәк шәһәр клиник хастаханәсе җирлегендә ачылган яңа магнит-резонанс томографиясе кабинетын карап чыкты.
Бүген Чистай үзәк район хастаханәсе территориясендә кан тапшыру буенча акция булды. Анда шәһәр һәм район халкы катнашты. Битараф булмаган кешеләр күп булды – пациентларның гомерләрен коткару өчен донорлар 22 литрдан артык кан тапшырдылар. Кан тапшыруда катнашканнар арасында – мактаулы донорлар, хастаханәнең һәм мәдәният үзәгенең хезмәткәрләре.
«Татнефть» ПАҖ һәм Әлмәт шәһ. Медсанчастендә медхезмәткәрләр балалары арасында балалар рәсемнәре конкурсы узды. Балалар «Табиб/шәфкать туташы булырга хыялланам» һәм «Ата-аналарның һөнәре балалар күзләре белән» темаларына күп эшләр җибәрделәр.
2017 елның 30 июнендә Казанда халыкара катнашу белән академик Владимир Михаил улы Бехтеревның туган көненнән 160-еллыгына багышланган «В.М. Бехтерев мәктәбе: чыганактан хәзерге заманга кадәр» дигән Россия фәнни-гамәли конференциясе булачак.
Балалар республика клиник хастаханәсе онкогематология бүлегенең пациентлары FIFA 2017 Конфедерацияләре кубогы матчының тамашачылары булдылар. Якын кешеләр һәм БРКХ медицина хезмәткәрләре озатып баруларында, аларның сәламәтлеге табибларның хәвефләрен чакырмаган балалар, Россия-Мексика матчына килеп киттеләр һәм милли җыелма командасына рухландырып уңыш теләделәр. Иң яшь уңыш теләүчегә барысы 4яшь иде, ә балалар арасында шушы елда мәктәпне тәмамлаучылар да булды.
Түбән Каманың «Гаилә» паркында сәламәт яшәү рәвешенә багышлаган чара узды. Ничек дөрес ашарга, сәламәтлек нәрсә ул һәм аны ничек сакларга – бу һәм башка сорауларга пракка кечкенә килүчеләр җавап бирделәр. Балалар шулай ук конкурста һәм бию флешмобында катнаштылар. Һәр теләүче бу көндә үзенең артериаль кан басымын үлчи һәм Медицина профилактикасы үзәге белгечләренең консультацияләрен ала алдылар.
Түбән Каманың Консультатив-диагностик сырхауханәсендә һәм 1нче номерлы сырхауханәдә ремонт актив итеп бара. Бу объектлар сырхауханәләрне яңарту республика программасына керделәр. Ремонттан соң сырхауханәләрдә иркен холлар, яңа җиһазлар һәм медицина җиһазлары барлыкка киләчәкләр. Бина ал ягы да яңартылачак.
2017 елның 19 июненнән башлап 25нә кадәр Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясенә 6974 чакыру керде. Җәмәгать урыннарына 1445 чакыру керде. Чакыруларның иң зур саны – 5247– төрле авыруларга, шул санда 196 инсультка һәм 41инфаркта туры килде. Бала табуларга ашыгыч медицина табиблары 81 тапкыр чыктылар. Бәхетсезлек очракларына ашыгыч ярдәм 1049 тапкыр, шул санда ЮТҺ урыннарына 38 тапкыр чыкты. Шул ЮТҺдә 35 кеше зыян күрде. 18 кеше дәвалау оешмаларына китерелде.
Бүген Казанның «МЕГА» сәүдә үзәгендә «Казан күкрәкнең яман шешенә каршы» дигән акция узды. Аның чикләрендә башкалада яшәүчеләр хатын-кызлар түләүсез карауны, сөт бизләрен тикшерүне уза һәм онколог-маммолог консультациясен ала алдылар.
26 июньдә 15.00 сәг. Яр Чаллыда онкология белән авыручы пациентлар һәм аларның якыннары өчен Мәктәп узачак. Очрашуда сүз онкологик авырулар белән пациентларның ашаулары турында һәм онколгиядән терелүчеләргә психологик ярдәм һәм булышлык күрсәтүнең үзәнчелекләре турында барды.