ЯҢАЛЫКЛАР


30
июнь, 2017 ел
җомга

Казанда Идел буе Федераль округында перинаталь һәм акушер-гинекология ярдәмен оештыруның анализына багышланган  Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының күчмә кинәшмәсе булды. Киңәшмәне Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Балаларга медицина ярдәмен күрсәтү һәм бала тудыруга ярдәм итүче хезмәт департаментының директоры урынбасары, м.ф.д., профессор Олег Семен улы Филлипов, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары Сергей Альберт улы Осипов уздырдылар.


29
июнь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Республика клиник хастаханәсенә Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының  Балаларга медицина ярдәме һәм бала табуга ярдәм итү хезмәте департаментының директоры урынбасары, м.ф.д., профессор Олег Филиппов РКХнең Перинаталь үзәгенә килеп китте. Визит Казанда бүген узган «Регионда акушер-гинекологик һәм перинаталь ярдәм оештыруның көнүзәк  мәсьәләләре» киңәшмәсе чикләрендә булды.

Бүген Җәрәхәтләнүне һәм терәк-хәрәкәт аппаратының авыруларын профилактикалау елы чикләрендә Республика медицина профилактикасы үзәге җирлегендә җәрәхәтләнүне һәм терәк-хәрәкәт аппаратының авыруларын профилактикалау темасына Республика плакатлар конкурсының икенче туры йомгакларын ясадылар.

2017 елның 30 июнендә Казанда халыкара катнашу белән академик Владимир Михаил улы Бехтеревның туган көненнән 160-еллыгына багышланган «В.М. Бехтерев мәктәбе: чыганактан хәзерге заманга кадәр» дигән Россия фәнни-гамәли конференциясе булачак.

Бүген Россия ФМБАның җыелма медицина отрядын Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләделәр. Отряд әгъзалары Мактау грамоталарын Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов кулларыннан алдылар.

Яшел Үзәндә шәһәрнең 85-еллыгына багышланган яшьләр, спорт һәм ММЧ бәйрәме узды. Бәйрәм чикләрендә «Яшел Үзәннең иң яхшы яшь табибы» конкурсының йомгакларын ясадылар. Бу исем өчен Яшел Үзән үзәк район хастаханәсенең 14 яшь белгече көрәште.

Балык Бистәсе үзәк район хастаханәсендә психолог-консультант Татьяна Савельева җитәкчелегендә «Команда оештыру һәм тойгылар, стресс һәм низаглар белән идарә итү» темасына ике көнлек тренинг узды.

Бүген «Энергопрогресс» инженер үзәге җирлегендә медицина оешмаларында хезмәт шартларын махсус бәяләүне уздыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Чарада Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов, ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Марат Гафаров һәм республиканың медицина оешмаларының вәкилләре катнаштылар.

Яңа  туган балаларны яхшы тәрбияләү белән сәламәтләндерү өчен кирәкле 5 электр суыргычны Түбән Кама шәһәренең перинаталь үзәк белән Балалар шәһәр хастаханәсенә бүләккә Милли хоккей лигасының уйнчысы, хастаханә дусты Наил Якупов тапшырды. Бу инде оешмага спортчы зур булышлык күрсәткәннең беренче очрагы түгел. Элегрәк «Нефтехимик» хоккей клубы буенча коллегалары белән бергәләп Наил Якупов Балаларны яклау көненә багышлаган бәйрәмдә катнашты. Анда һәр кечкенә пациент хоккеист кулларыннан бүләк алды.

Казанда FIFA Генераль сәркатибе Фатма Самура  «Җиңү өчен тест. Test to Win» мәгълүмат үзәгенә килеп китте. Татарстан башкаласына тарихта беренче ФИФАның хатын-кыз-генсәркатибе «Ышаныч исеменә футбол» дигән форумда катнашу өчен һәм Конфедерацияләр кубогының Португалия – Чили ярым финал матчына  бару өчен килде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International