ЯҢАЛЫКЛАР


21
июнь, 2017 ел
чәршәмбе

Балык бистәсе үзәк район хастаханәсендә проректор, медицина фәннәре докторы Алексей Шулаев рәислеге астында  Казан дәүләт медицина университеты белгечләрнең квалификациясен күтәрү һәм аларны яңадан һөнәри укыту факультетының күчмә Галимнәр советы булды.

Минзәлә районында Медицина хезмәткәре көненә багышлаган тантаналы чара узды. Медхезмәткәрләрне Минзәлә муниципаль районының башкарма кмитеты җитәкчесенең вазыйфаларын башкаручы Васил Гыйлаҗетдинов котлады. Үз чыгышында ул медикларның  катлаулы хезмәтен югары билгеләде, аларга сәламәтлек һәм иминлек теләде.


20
июнь, 2017 ел
сишәмбе

2017 елның 25 июнендә  «Мега» сәүдә үзәгендә 10 сәг. башлап 16га кадәр «Казан күкрәкнең яман шешенә каршы» дигән акция узачак. Сәүдә үзәгенә килүче хатын-кызлар онкологлар-маммологларда сөт бизләрен түләүсез тикшерүне үтә алачаклар, консультация һәм онкология авырулары профилактикасы буенча күп файдалы мәгълүмат ала алачаклар. Бөтен теләүчеләр чакырылалар!

Саба районында мәни бизе авыруларын дәвалауның яңа методикасын – мәни бизе аденомасының лазер энуклеациясен керттеләр. Бу И.М. Сеченов исемендәге Мәскәү дәүләт медицина университетыннан коллегалар булышлыгы аркасында мөмкин булды.

Киңәшмә республика төзелеш министрлыгының һәм Татарстан Президенты карамагында Госжилфондның вәкилләре, шулай ук микрорайонда торучылар катнашуы белән узды. Беренче сырхауханәнең ачылуы 2017 елның сентябренә билгеләнде. Моның өчен Татарстан Президенты карамагында Госжилфонд йортларның (900 кв. м. артык) арендалау килешүен «Спасение» медицина берләшмәсе белән төзеде.

Яр Чаллы 5нче шәһәр хастаханәсендә бүген районара «Аш кайнату органнары авыруларының көнүзәк мәсьәләләре» конференциясе узды. Конференция эшендә Яр Чаллының, Алабуганың, Менделеевскның, Зәйнең, Минзәләнең һәм республиканың башка районнарының гомуми практика табиблары, терапевтлары, гастроэнтерологлары, клиник фармакологлары катнаштылар.


19
июнь, 2017 ел
дүшәмбе

Бүген «Казан» Университет клиникасында Медицина хезмәткәре көненә багышлаган бәйрәм чарасы узды. Анда ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин, Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров катнаштылар.

165 артык подписканы бүген БРКХ китапханә-мәгълүматый үзәгендә «Россия почтасы» белгечләре оформить иттеләр. БРКХ ветераннары, хезмәткәрләрнең гаиләләре, аларның туганнары һәм якын кешеләре  ел ахырына кадәр кызыклы һәм көнүзәк басмалар өйгә китерү белән ала алырлар.

Конфедерацияләр кубогын медицина тәэмин итүдә 385 кеше катнаша. Бөтен ярышларны тәэмин итүдә катнашучы медицина персоналы Education first программасы буенча инглиз теленә укытуны узды. Моның турында бүген Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Адел Вафин Казанда Конфедерацияләр кубогында вәкаләтсез ММЧ өчен матбугат үзәгендә узган пресс-конференциядә белдерде.

2017 елның 12 июненнән башлап 18нә кадәр Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясенә 7510 чакыру керде.  Җәмәгать урыннарына 1518 чакыру керде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International