165 артык подписканы бүген БРКХ китапханә-мәгълүматый үзәгендә «Россия почтасы» белгечләре оформить иттеләр. БРКХ ветераннары, хезмәткәрләрнең гаиләләре, аларның туганнары һәм якын кешеләре ел ахырына кадәр кызыклы һәм көнүзәк басмалар өйгә китерү белән ала алырлар.
Конфедерацияләр кубогын медицина тәэмин итүдә 385 кеше катнаша. Бөтен ярышларны тәэмин итүдә катнашучы медицина персоналы Education first программасы буенча инглиз теленә укытуны узды. Моның турында бүген Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Адел Вафин Казанда Конфедерацияләр кубогында вәкаләтсез ММЧ өчен матбугат үзәгендә узган пресс-конференциядә белдерде.
2017 елның 12 июненнән башлап 18нә кадәр Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясенә 7510 чакыру керде. Җәмәгать урыннарына 1518 чакыру керде.
Казанда «Җиңү өчен тест. Test to win» дигән Мәгъүлүматый кампания үзәге ачылды. Монда, ун көн дәвамында, шәһәрдә торучылар һәм кунаклар ВИЧка түләүсез тест үтә алачаклар. Республика СПИД-үзәгенең табиблары һәм волонтерлары бөтен килүчеләргә үз ВИЧ-статусыңны белүнең мөһимлеге турында сөйлиячәкләр.
Тәтеш районында Медицина хезмәткәре көненә багышлаган тантаналы чара узды. Районның медицина хезмәткәрләрен Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов котлады. Үз чыгышында ул медикларның катлаулы хезмәтләрен югары бәяләде һәм аларга сәламәтлек һәм алга баруны теләде. Аннары район башлыгы уңышларга ирешкән медикларны мактау грамоталары белән бүләкләде.
Хөрмәтле коллегалар! Медицина хезмәткәре көне белән чын күңелдән сезне котлыйм. Кешеләргә сәламәтлек бүләкләргә, аларның газапларын җиңеләйтергә, яхшы сыйфатлы тормышның шатлыгын кайтарырга – шушы максатлардан гуманлырак һәм күркәмлерәк юк. Дөньяга килүнең беренче мизгеленнән табиблар кешегә игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтә. Беренче чакыру буенча ак халатлы кешеләр иң читен хәлләрдә безгә ярдәм күрсәтергә киләләр.
Бүген, Медицина хезмәткәре көне алдында, министр Адел Вафин башлыгында Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының хезмәткәрләре, Алексей Созинов башлыгында Казан дәүләт медицина университетының хезмәткәрләре һәм студентлары һәм баш табиб Илнур Шәрәфетдинов башлыгында медицина университеты Клиникасының хезмәткәрләре Арча зиратында медицина йолдызларының каберләрен чистарттылар. Гадәттәгечә 60 артык кабер рәтләделәр. Хөрмәтләгән шәхесләр арасында профессор С.С.Зимницкий, профессор Г.А.Клячкин, профессор Е.М.Лепский, профессор Н.И.Комаров, Шубиннар – профессор Владимир Николай улы һәм табиб Ольга Василий кызы. Министр шушы бөек кешеләрнең каберләрен төзәтү турында карар кабул итте.
Бу елда җиңүчеләрне биш номинация буенча игълан иттеләр. Бу – «Ел табибы», «Елның медицина хезмәткәре», «Беренчел буынның иң яхшы табибы», «Сәламәтлек саклау риваяте», «Уникаль очрак». Ел саен конкурста катнашырга теләүчеләр саны арта. Бу елда конкурска 146 артык гариза бирелде.
«Врач года – Ак чәчәкләр» юбилей республика конкурсының трансляциясе «ТЯГ (ТНВ)» телеканалында 18 июньдә 14.00 сәг. булачак.
Бәйрәмдә Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов, Дәүләт думасы депутаты Әлфия Когогина, Дәүләт советы депутаты Светлана Захарова, Шәһәр советы депутаты Ләлә Камалетдинова, Яр Чаллы шәһ.муниципаль берәмлеге башлыгының урынбасары Флера Андреева, Яр Чаллы шәһ. буенча Сәламәтлек саклау идарәсенең җитәкчесе Олег Сабаев катнаштылар.