ЯҢАЛЫКЛАР


22
сентябрь, 2017 ел
җомга

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында сораштыру старт алды. Сораштыру 15 кыен булмаган сораудан тора. Аларга җавапны http://minzdrav.tatarstan.ru/rus/nok_anketa.htm ссылка буенча бирергә була.


21
сентябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советы бишенче чакырылышының утыз беренче утырышы кысаларында ТР Дәүләт Советына еллык юллама белән мөрәҗәгать итте.

Киңәшмәдә республиканың кан тамырлары үзәкләренең 8 айлык эшенә нәтиҗә ясадылар, баш мие кан әйләнеше кискен бозылган авыруларга нейрохирургия ярдәмен күрсәтү тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, Дәүләт автономияле сәламәтлек саклау учреждениесе “Лениногорск районы үзәк хастаханәсе”нең беренчел кан тамырлары үзәге белән Дәүләт автономияле сәламәтлек саклау учреждениесе “Азнакай районы үзәк хастаханәсе”нең үзара бәйләнешен оештыру турында фикер алыштылар.

Казанда ТР терапевтларының IV съезды ачылды. Съезд программасында терапия ярдәмен күрсәтүне камилләштерү, амбулатор-поликлиника ярдәмен үстерү һәм модернизацияләү, эчке орган авыруларын диагностикалау һәм дәвалау кебек сораулар каралачак.

 

Федераль льготачыларга мөһим карар кыларга 8 көн калды: иҗтимагый хезмәтләр җыелмасын (икенче төрле әйткәндә соцпакетны) калдырырга яки аннан баш тартып акчалата алырга. Иҗтимагый хезмәт җыелмасыннан баш тарткан очракта акчалата компенсациянең суммасы 807 сум 94 тиен тәшкил итә.

Түбән Камада корпоратив компетенцияләре моделе проектын формалаштыру буенча фикер алышачаклар. Проект медицина учреждениесе персоналы белән эшләү инструменты булып хезмәт итәчәк һәм республиканың медицина хезмәткәрләре потенциалын үстерү нигезе булачак.

Түбән Кама үзәк районы күппрофильле хастаханәсендә, баш мие кан әйләнешенең кискен бозылуын кичергән авыруларны яңабаштан нинди күнегүләргә өйрәтергә туры килгәнен, студентларга сөйләделәр.

Казан шәһәрендә тантаналы рәвештә Татарстан республикасы терапевтларының IV съездын ачтылар. Алдагы, III съезд, 2008 елда узган. Съезд үткәрү көннәрендә фәнни программаның online-трансляциясен сайтта карарга мөмкин.

Очрашу барышында шикәр диабеты белән интегүче балаларны дарулар белән тәэмин итү мәсьәләләре, сәламәтләндерү мөмкинлекләре программалары һәм спорт белән шөгыльләнү, республика районнарында реабилитация юнәлешләренең үсеше турында фикер алыштылар.

 


20
сентябрь, 2017 ел
чәршәмбе

ТР Сәламәтлек саклау министры Боерыгы белән Дәүләт автономияле сәламәтлек саклау учреждениесенең Аксубай районы үзәк хастаханәсе баш табибы вазыйфасына Әхмәтшин Рөстәм Рәис улы билгеләнде.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International