ЯҢАЛЫКЛАР


22
май, 2017 ел
дүшәмбе

Бүген Республика клиник хастаханәсенә Ставрополь крае сәламәтлек саклау министры Виктор Николай улы Мажоров һәм Ставрополь краенда Дәүләт хезмәт инспекциясенең җитәкчесе Андрей Виктор улы Кочерга килеп киттеләр.

2017 елның 15 маенан башлап 21 маена кадәр Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясенә 7613 чакыру керде.  Җәмәгать урыннарына 1449 чакыру керде. Чакыруларның иң зур саны – 5860 – төрле авыруларга, шул санда 200 инсультка һәм 39 инфаркта туры килде. Бала табуларга ашыгыч медицина табиблары 82 тапкыр чыктылар.

Татарстан Республикасы Сәүдә-санагый палатасында Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре Татарстан Республикасының дәүләтнеке булмаган медицина оешмаларының җитәкчеләре – « Табигый сайлап алу» дигән Коммерцияле булмаган партнерлыгының әгъзалары белән очраштылар.

Бәйрәм тантанасының медицина тәэмин итүне ашыгыч медицина ярдәменең 9 бригадасы үтәде: Республика һәлакәтләр медицинасы үзәгенең 2 бригадасы, Спасс үзәк район хастаханәсенең 3 бригадасы, Чистай үзәк район хастаханәсенең 2 бригадасы, Алексеевск үзәк район хастаханәсенең 1 бригадасы һәм Базарлы Матак үзәк район хастаханәсенең  бригадасы.

Бөтендөнья СПИД белән көрәшү көнен уздыру чикләрендә Чирмешән районында «Стоп, ВИЧ/СПИД» акциясе узды. Чирмешән үзәк  район хастаханәсенең белгечләре урынлы яшәүчеләргә кешенең иммун системасына ВИЧ-йогышының тәэсире турында, ВИЧ һәм СПИД профилактикасы һәм сәламәт яшәү рәвешен алып баруның мөһимлеге турында сөйләделәр. Алар, урам буе узып, буклетлар һәм кызыл тасмалар (СПИД белән көрәшү билгесе, шундый акцияләрнең мәҗбүри атрибуты)  өләштеләр.


21
май, 2017 ел
якшәмбе

Бүген, 2017-Казан марафонын уздыру көнендә, Бөтендөнья СПИДтан үлгәннәрне искә алу көне чикләрендә, бөтен теләүчеләр теслауның махсус пунктында түләүсез ВИЧ экспресс-тестлауны уза алдылар.

Бүген башкала үзәгендә 2017-Казан марафоны узды. ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин, өч километрлы араны йөгереп үтеп, марафонда катнашты.

Ел саен майның өченче якшәмбесендә СПИДтан үлгән кешеләрне искә алалар. Бу, шул санда СПИД белән авыручыларның һәм ВИЧ-йогышны таратучыларның мәсьәләләренә, шулай ук дөньяда шушы авыруны таратуга  дөнья җәмәгатьчелегенең игътибарын тарту өчен уздырыла.


19
май, 2017 ел
җомга

Бүген Казанда ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин катнашуы белән «Ачык диалог. Татарстан-2020 медицина үзгәрешләренең лидерлары. Барьерлар һәм аларны узу юллары» дигән белем бирү сессиясе үтте.

Бүген Казанда Үзәк стадион территориясендә ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин катнашуы белән «2017-Казан марафоны» дигән халыкара җиңел атлетика ярышы чикләрендә «Стоп, ВИЧ/СПИД» Бөтенроссия акциясенә туры китерелгән ачык бәхес узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International