ТР сәламәтлек саклау министры боерыгы белән «Норлат үзәк район хастаханәсе» ДАССОның баш табибы вазыйфасына Айдар Рөстәм улы Сагдеев билгеләнде.
2017 елның 26–27 маенда Яр Чаллыда халыкара катнашу белән Регионара фәнни-гамәли «Кама таңнары. Онкологик авыручыларга ашыгыч, кичектергесез һәм паллиатив ярдәмнең көнүзәк мәсьәләләре» конференциясе узачак.
Республика клиник онкология диспансерында беренче регионара фәнни-гамәли «Идел буе эмболизация курсы» дигән конференция узды. Табиблар интервенцион радиологиянең хәзерге заман казанышлары, яман шешләрен диагностикалауның һәм дәвалауның эндоваскуляр методикалары, рентген хирургының эшендә иң яңа IT-технологияләре һәм регионар химия терапиясе мәсьәләләре турында фикер алышачаклар.
Мамадыш үзәк район хастаханәсендә «Аркада авырту. Дисциплинарара алым. Ревматолог һәм невролог карашлары» темасына мастер-класс узды. Анда 70 артык белгеч катнашты: бу республиканың биш районыннан табиблар-терапевтлар, неврологлар, гомуми практика табиблары һәм фельдшерлар.
2017 елның 18–19 маенда өзлексез медицин белемен бирү проекты чикләрендә Хирургларның Россия җәмгыятенең Бөтенроссия Хирурглар мәктәбенә Россия ЭЭМның Материаль-техник һәм медицина тәэминаты буенча департаменты Медицина тәэминаты идарәсенең делегациясе Казанга килеп китте. Аның составында – Россия ЭЭМ баш хирургы, «Ашамлыклар производствосының Мәскәү дәүләт университеты» ЮҺББ ФДБББО карамыгындагы Медик-социаль технологияләр институтының хирургия кафедрасы мөдире, эчке хезмәт полковнигы, мед.фәннәре докторы, профессор В.Ф. Зубрицкий.
Бөтенроссия конкурсы йомгаклары буенча «Гәүдәнең кирәгеннән артык массасын, симерүне профилактикалау һәм сәламәт ашау культурасын оештыру өлкәсендә иң яхшы сәламәтлек үзәге» номинациясендә 1нче урын Казан шәһ. 18нче номерлы Шәһәр сырхауханәсе җирлегендә Сәламәтлек үзәгенә бирелде.
Һөнәри белем бирү оешмаларының студентлары арасында 15 майда башланган «Стоп ВИЧ/СПИД» Бөтенроссия акциясе республика югары уку йортларының интерактив чараларында кызу итеп эшли башлады һәм «Бөтендөнья СПИДтан үлгәннәрне искә алу көнендә» «2017-Казан марафоны» җиңел атлетика ярышы белән тәмамланды.
Конференциядә дәвамлы авыруларны алып баруның, профилактикалауның, диагностикалауның һәм дәвалауның хәзерге заман алымнары турында, бөерләрнең дәвамлы авыруы вакытында нефропротекциягә һәм кардиопротекциягә яңа карашлар турында, бөерләрнең дәвамлы авыруы вакытында диета һәм бөерләрнең дәвамлы авырулары вакытында нефроген һәм вазореналь артериаль гипертониянең рациональ терапиясе мәсьәләләре турында фикер алышачаклар.
Татарстанда гражданнар сораулары, зарланулары һәм тәкъдимнәре буенча «Халык контроле», ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының «кайнар элемтәнең» тәүлек буена эшли торган бердәм телефоны, шулай ук ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында «Гражданнар мөрәҗәгатьләре» бүлегендә интернет-кабул итү бүлмәсе эшлиләр.
Бүген Татарстанның сәламәтлек саклау министры Адел Вафин Россия Федерациясендә Куба Республикасының Гәдәттән тыш һәм Тулы хокуклы илчесе Лосада Гарсиа һәм Россия Федерациясендә Куба Республикасы Илчелегенең атташесы Йоана Гонсалес белән очрашты.