Бүген Казанда травматологлар-ортопедларның VI Евразия конгрессының ачылуы булды. Чара Бөтен Россиядән, шулай ук Беларусьтән, Казахстаннан, Кыргызстаннан һәм Узбәкстаннан травматология һәм ортопедия өлкәсендә әйдәүче белгечләрне берләштерде. Шулай ук Бөек Британия, Германия һәм Словакия экспертлары чыгыш ясадылар.