Бүген Казанда, Себер трактында ЮТҺ булды. Ике трамвай бәрелеше нәтиҗәсендә медицина ярдәме өчен 5 кеше мөрәҗәгать итте. Балалар зыян күргән кешеләр арасында булмады. Бөтен зыян күргән кешеләр уртача авыр хәлдә 7нче номерлы шәһәр клиник хастаханәсенә тапшырылдылар. ЮТҺ урынына Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясенең 1 фельдшер һәм 1 табиблар бригадалары чыктылар.
Яшел Үзәндә яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча «Без тормыш өчен» дигән конкурс узды. Конкурста Яшел Үзән мәктәпләренең 150 артык өлкән классларда укучысы, шулай ук урта махсус һәм югары уку йортларының студентлары катнашты.
Изге Рамазан ае 27 майда башлана, а аның белән бергә ураза. Нинди авырулар вакытында ураза зарарлы була һәм Рамазан алдында табиб консультациясе таләп ителә?
Әлмәттә ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин, Әлмәт районының башлыгы Айрат Хәйруллин һәм ТР Баш инвестицион-төзелеш идарәсе директоры Марат Айзатуллин катнашулары белән «2017–2018 елларда ТР сырхауханә оешмаларының капиталь ремонты» программасын гамәлгә ашыруның мәсьәләләре буенча күчмә эш киңәшмәсе узды.
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында видеоконференцэлемтәсе тәртибендә Россия Хезмәт министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Медик-социаль экспертизасының баш бюросы белән сәламәтлек саклау оешмаларының үзара йогынты ясау мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.
ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин Лилия Кох белән очрашты. Лилия Кох – ул Россиядә, Германиядә, АКШда, Дубайда эшләүче психолог, лайф-коуч, трансформацион уеннарны алып баручы, «Феникс-возрождение» дигән уникаль психологик уенның һәм «100 дней между жизнью и смертью. (Тормыш һәм үлем арасында 100 көн)» дигән автобиографик романның авторы. Ул – ИКЕНЧЕ тормыш турында китапның авторы... Очрашу онкология авыруларын кичергән пациентларын реабилитацияләү мәсьәләләренә багышланды. Билгеләргә кирәк, Татарстанда онкологик авыручылар белән эшләү өчен бик яхшы сыйфатлы модуль төзелде. Шундый авыруларны реабилитацияләү үзенә соматик, социаль һәм психологик реабилитацияләрне кертә. Кичергән авырулар һәм уздырылган дәвалау нәтиҗәсендә барлыкка килгән шул гәүдә белән һәм шул мөмкинлекләр белән кешене яшәргә ирәтергә кирәк. 2016 елда Республика клиник онкология диспансеры карамагындагы уңышлы үсә торган реабилитацияләү бүлеге ачылган иде.
Краснодар краенда (WorldSkillsRussia-2017) «Яшь профессионаллар» V милли чемпионатының финалы узды. Анда Россиядән, якын һәм ерак чит илләрдән 1300 якын катнашучылар һәм 1600 якын экспертлар катнаштылар. Ярышлар 109 компетенция буенча уздырылдылар.
2017 елның 30 маенда Казанда «Меланома иммунотерапиясе» дигән регионара фәнни-гамәли Идел буе федераль округының конференциясе булачак. Мәктәп меланоманың морфологик диагностикасына һәм дәвалауның хәзерге заман алымнарына багышланачак.
Россия Федерациясе Дәүләт думасы дипутаты Әлфия Гумар кызы Когогинаның инициативасы буенча Яр Чаллыда «Иң яхшы балалар табибы – 2017» дигән халык тарафыннан хөрмәтләнү шәһәр конкурсы башланды. Ул 10 июньгә кадәр «Челнинские известия (Чаллы хәбәрләре)» газетның мәгълүматлары булышлыгында узачак.
ТР сәламәтлек саклау министры боерыгы белән «Әлмәт үзәк район хастаханәсе» ДАССОның баш табибы вазыйфасына Рафаэль Хәмзә улы Габдрахманов билгеләнде.