ЯҢАЛЫКЛАР


31
август, 2017 ел
пәнҗешәмбе

ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин һәм Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров Спасс авылында фельдшер-акушерлык пунктының һәм Бөгелмә районы Плодопитомник поселогының 50 урынлы авыл мәдәният йортының тантаналы ачылуында катнаштылар. Тантаналы чаралар Татарстан Республикасы көнен һәм Бөгелмәнең Шәһәр көнен бәйрәм итү кысаларында уздылар.

Грипп белән һәм кискен респиратор вируслы авырулар (КРВА) белән авыручылар саны бөтен калган йогышлар буенча суммар күрсәткечтән артып киткән. Грипп эпидемиясе вакытында грипп һәм КРВА өлешенә вакытлыча хезмәткә яраксыз булу очракларының 10-15 проценты туры килә, ә елның калган вакытына – барлык йогышлы патологиянең 80 процентыннан артыгы.


29
август, 2017 ел
сишәмбе

Яшел Үзән ҮРХнең 2 нче номерлы хирургия бүлегендә ике ай дәвам иткән ремонт эшләре төгәлләнде. Бүлектә зур үзгәрешләр булган – бина яктырды һәм ямьләнде. Пациентлар һәм персоналның эше өчен уңайлы шартлар булдырылды. Палаталарда, коридорларда, санитар бүлмәләрдә ремонт үткәрелде, бина яктыртуы яңартылды, медицина постына чыгучы чакыру кнопкалары куелды, медицина мебеле һәм җиһазлары яңартылдылар. Хирургия бүлегендә пациентлар диагностика һәм дәвалау процедураларының бөтен комплексын алалар.

Казан дәүләт медицина университеты һәм Казан шәһ. Вахитов районының 116 нчы номерлы Лицейы 10 нчы профильле медицина классында укытуга җыю турында игълан иттеләр. Тулырак мәгълүматны КДМУ югары уку йортына кадәр белем бирү бүлегенең телефон номеры буенча белергә була: 8 (843) 236-13-51, Юлия Валентин кызы Пухова. Шулай ук 116 нчы Лицейның телефон номерлары буенча шалтыратырга була: 8 (843) 238-39-48, 238-35-86.

«Хосписны бергә төзибез» хәйрия акциясендә татарстан медиклары республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгының хезмәткәрләре һәм җитәкчелеге катнаштылар.

Мамадышта Шәһәр көненә багышланган бәйрәм чарасында йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалау буенча «Сәламәтлек почмагы» акциясе узды. Акция кысаларында барлык теләүчеләр үзләренең артериаль кан басымнарын үлчәтә, инсультның һәм инфарктның килеп чыгу куркынычын билгели һәм медиклар консультациясен ала алдылар.

«Студенческая» сырхауханәсенең медиклары тарафыннан 5 500 артык казан студентына прививка ясалды. Вакцинацияләү «Студенческая» 4 нче номерлы шәһәр сырхауханәсе» ДАССУдә, шулай ук 12 000нән артык студент яши торган Универсиада Авылында үткәрелә.

Чүпрәле районының Кече Уби саласында яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Тантаналы чара Республика көнен һәм районның барлыкка килүен бәйрәм итү кысаларында узды. Авыл халкы өчен яңа ФАПның ачылуы әһәмиятле вакыйга булды. Ачылу белән аларны РФ Дәүләт думасы депутаты Илдар Гыйлметдинов, ТР Дәүләт советы депутаты Ринат Гайзатуллин, Чүпрәле районы башлыгы Александр Шадриков котладылар.

Ел саен уздырыла торган «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе кысаларында Тәтеш үзәк район хастаханәсендә яшь укучыларга тантаналы рәвештә бүләкләр тапшырдылар. Унбиш хастаханә хезмәткәрләренең балалары комплектланган портфельләр һәм татлы ризыклар алдылар.

Татарстанда гражданнарның сораулары, шикаятьләре һәм тәкъдимнәре буенча «Халык контроле», ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының бердәм тәүлек буе эшли торган «кайнар элемтә» телефоны, шулай ук ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтының «Гражданнар мөрәҗәгатьләре» бүлегендә интернет-кабул итү бүлмәсе эшли.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International