Яңа уку елын Республика клиник балалар хастаханәсе бинасында 150 бала каршы алды. Яшь пациентлар өчен бүген беренче дәресләр узды, анда укытучылар дәвалау һәм реабилитация узу дәвамында укуны ничек оештыру турында сөйләделәр.
Казан шәһәре Студентлар сырхауханәсе табиблары 7 меңнән артык студентка прививка ясадылар.
Казанның ашыгыч медицина ярдәме станциясенә 28 августтан алып 3 нче сентябрьгә кадәр 7447 чакыру килеп ирешкән. Җәмәгать урыннарына 1247 чакыру килгән. Иң күп чакыруларның саны - 5873 - төрле авырулар, шул исәптән, 137- инсульт һәм 43-инфаркт.
Белем көнендә КДМУның тантаналы линейкасы узды. Булачак табибларны котларга Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов, Казан дәүләт медицина университеты ректоры Алексей Созинов килде.
Бүген югары медицина технологияләренең Мәгариф үзәгендә баш сөяге нигезе һәм гипофизар чокырының иң кыска инвазия хирургиясе техникасын өйрәнү буенча икенче гамәли мәктәп ачылды.
Бүген капиталь ремонттан соң тантаналы рәвештә Әлмәт шәһәре балалар сырхауханәсе ачылды. Ачу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры Адел Вафин, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин һәм башка рәсми затлар катнашты.
Бүген Түбән кама үзәк район күп профильле хастаханәсенең баш табибы Хәбибулла Әхмәдов медицина учреждениенең хезмәткәрләре һәм аларның балалары белән очрашты, шул балаларга Белем көне алдыннан бүләкләр тапшырдылар. Исегезгә төшерәбез, «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» хәйрия акциясе аз керемле гаиләләргә һәм авыр тормыш хәленә эләккән гаиләләргә ярдәм итү максаты белән уздырыла.
Түбән Камада шәһәрнең шәһәр төзүче предприятиеләрнең, муниципаль учреждениеләрнең җитәкчеләре катнашуы белән санитар-эпидемиягә каршы комиссия узды. Чара уздыруның максаты – Түбән Кама районы халкына грипптан каршы вакциналаштыру буенча кампания үткәрү турында предприятие җитәкчеләренә белдерү.
Казан Кремленең Пушечный ишегалдында Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләрен тапшыруның тантаналы церемониясе узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
КФУның медицина-санитар өлешендә Татарстан Республикасы Медицина учреждениеләренең җитәкчеләр советының утырышы узды. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Адел Вафин, Казан федераль университетының ректоры Илшат Гафуров, Татарстан Республикасы медицина учреждениеләренең җитәкчеләре һ. б. катнаштылар.