Бүген Түбән кама үзәк район күп профильле хастаханәсенең баш табибы Хәбибулла Әхмәдов медицина учреждениенең хезмәткәрләре һәм аларның балалары белән очрашты, шул балаларга Белем көне алдыннан бүләкләр тапшырдылар. Исегезгә төшерәбез, «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» хәйрия акциясе аз керемле гаиләләргә һәм авыр тормыш хәленә эләккән гаиләләргә ярдәм итү максаты белән уздырыла.