Яшел Үзән ҮРХнең 2 нче номерлы хирургия бүлегендә ремонт эшләре төгәлләнде

2017 елның 29 августы, сишәмбе

Яшел Үзән ҮРХнең 2 нче номерлы хирургия бүлегендә ике ай дәвам иткән ремонт эшләре төгәлләнде. Бүлектә зур үзгәрешләр булган – бина яктырды һәм ямьләнде. Пациентлар һәм персоналның эше өчен уңайлы шартлар булдырылды. Палаталарда, коридорларда, санитар бүлмәләрдә ремонт үткәрелде, бина яктыртуы яңартылды, медицина постына чыгучы чакыру кнопкалары куелды, медицина мебеле һәм җиһазлары яңартылдылар. Хирургия бүлегендә пациентлар диагностика һәм дәвалау процедураларының бөтен комплексын алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International