«Мәктәпкә җыелырга ярдәм ит» Республика акциясе авыр тормыш хәлләрендә булучы, күп балалы, аз җитешле гаиләләргә һәм балаларга булшлык күрсәтергә чакырылган. Мәктәп өчен матур рюкзаклар, кирәкле канцелярия кирәк-яракларын бүген Казанның Идел буе һәм Вахитов районнырының 300 артык яшь торучысы бүләккә алды. Яңа уку елы алдында балалар һәм аларның якыннары өчен бәйрәм «Әкият» Балалар үзәгендә булды.