ЯҢАЛЫКЛАР


19
май, 2017 ел
җомга

Тәтеш районында «Стоп, ВИЧ/СПИД» Бөтенроссия акциясе чикләрендә Бөтендөнья СПИДтан үлгәннәрне искә алу көненә туры китерелгән акция узды.                                                                                            

Фәнни-гамәли «Балалар кардиоревматологиянең көнүзәк мәсьәләләре. Педиатриядә авыр диагноз» дигән конференция Мәскәүнең, Санкт-Петербургның, Пермьнең һәм  Татарстан Республикасы шәһәрләренең әйдәүче белгечләрен берләштерде.

Азнакай шәһ. «Ревматологиянең көнүзәк мәсьәләләре» темасына семинар-киңәшмә булды. Анда республиканың 6 районыннан табиблар-терапевтлар, кардиологлар, неврологлар, травматологлар, фельдшерлар катнаштылар.

Республика наркология диспансерында «(Алкогольле, наркотиклы яисә башка агулы) исерек хәлгә медицина тикшерүне уздыру вакытында диагностик тикшеренүләр» темасына семинар-киңәшмә булды.


18
май, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Балалар республика клиник хастаханәсенең кечкенә пациентлары, шулай ук БРКХсен салуның беренче көннәренән эшләгән клиника ветераннары, кадерле кунаклары, танылган артистлар һәм спортчылар клиника территориясендә аллеяне утыртуда һәм ачык чәчәк газоннарын бизүдә катнаштылар.

Яшел Үзән районында ВИЧ-йогышының 682 очрагы теркәлгән, аның таралганы халыкның 100 меңенә 412,6 тәшкил итә (ТР – 552,4). Район территориясендә 420 ВИЧ-йогышлы кеше тора. Районда ВИЧ-йогышлылардан ирләр 55,5% тәшкил итә, хатын-кызлар – 44,5%.

Бүген Казан федераль университетының «УНИКС» мәдәният-спорт комплексында ВИЧка түләүсез экспресс-тестлау узды. Акциядә КФУ студентлары катнашты. 65 кеше үзенең ВИЧ-статусын белделәр. Уңай нәтиҗәләр ачыкланмады

Казанда шушы атнада «Сәламәтлек мәктәпләр челтәрен үстерү» проектының чикләрендә балаларны тикшерү уза.Үз сәламәтлекләрен 11–15 яшьтәге укучылар тикшерә алдылар. РФ ССМ Милли фәнни-гамәли балалар сәламәтлеге үзәгенең белгечләре карап тикшерүне, лаборатор тикшеренүләрне һәм УТТ уздыралар. Шул ук вакытта ашыгыч ярдәм күрсәтү буенча тренинглар уза. Анда укучылар гына түгел, хәттә укытучылар һәм мәктәпләрнең медицина хезмәткәрләре дә киләләр.

Бүген Әлмәттә Бөтендөнья СПИДтан үлгәннәрне искә алу көненә туры китерелгән Бөтенроссия «Стоп ВИЧ/СПИД» акциясе чикләрендә яшьләр өчен семинар узды.

Республика клиник хастаханәсенә РФ ЭЭМ баш хирургы, азык производстволарының Мәскәү дәүләт университеты Медик-социаль технологияләр институтының хирургия кафедрасы мөдире, эчке хезмәт полковнигы, м.ф.д., профессор Владислав Зубрицкий килеп китте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International