БРКХдә арка миен дәвамлы эпидураль стимуллаштыру буенча мастер-класс узды

2017 елның 15 августы, сишәмбе

Арка миен дәвамлы эпидураль стимуллаштыру (SCS-терапиясе) – бу арка миенең арттагы мөгезләре структурасына югары ешлыклы элект тогының йогынтысына нигезләнгән кайбер авыруларның дәвалау алымы. Соңгы 20 ел эчендә арка миен эпидураль стимуллаштыру төрле авырулар белән пациентларны дәвалауның иң таралган хирургик алымы булды. Методика куллануның шушы һәм башка көнүзәк мәсьәләләре турында бүген Балалар республика клиник хастаханәсендә фикер алыштылар. Мастер-класста Барнаул шәһ. Травматология, ортопедия һәм эндопротезлау буенча федераль үзәгенең, Санкт-Петербург шәһ. Г.И.Турнер исемендәге Балалар ортопедик институтының белгечләре һәм БРКХ хезмәткәрләре катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International