ЯҢАЛЫКЛАР


16
май, 2017 ел
сишәмбе

2017 елның I кварталы эчендә сәламәтлек саклау оешмалары нәтиҗәлелегенең индикатив күрсәткечләре буенча эшчәнлек йомгакларын ясадылар. Беренче тапкыр рейтингка Сәламәтлек саклау идарәләренә һәм үзәк район хастаханәләренә бәйле булган, 2017елда төп сәбәпләрдән үлем санын киметү буенча региональ планнарны гамәлгә ашыру буенча 19 сигнал (индикатив) күрсәткеченнән 4се кертелгән.

Республика шәһәрләрендә һәм районнарында бу көннәрдә «Сәламәтлек-2017» дигән медицина хезмәткәрләре спартакиадасының зона этаплары узалар. Ярышларның берничә төрләрендә (җиңел атлетика, волейбол, өстәл теннисы, бадминтон, шахматлар, канат тарту) бөтен районнардан медицина хезмәткәрләре үз көчләрен күрсәтәләр.

Яр Чаллыда Бөтенроссия «Татарстанның бриллиант кәләше» фестиваленең Республика этабы узды. Конкурс өч этапта үтте: «Кәләш кыяфәте», «Туй күлмәгенең стилизациясе», «Иреңә мәхәббәт белдерү». Республика этабында җиңүче Әлмәт шәһ. яшәүче, «Татнефть» ПАҖ Медсанчастенең табибы-хирургы Ләйсән Набиуллина булды

Бүген Казанда Идел буе федераль округының «Йөрәк зәгыйфьлеге» дигән Конгресс үз эшен башлады.Ул Гомумевропа йөрәк зәгыйфьлеге турында белемнәр көне чикләрендә уза. Аның инициаторлары –  Йөрәк зәгыйфьлеге буенча белгечләр җәмгыяте һәм Йөрәк зәгыйфьлеге буенча Европа ассоциациясе.

«Стоп, ВИЧ/СПИД» Бөтенроссия ВИЧ-йогышына каршы көрәшү буенча Бөтендөнья СПИДтан үлгәннәрен искә алу көненә багышланган акцияне уздыру чикләрендә кешелекнең глобаль мәсьәләсе – ВИЧ турында ТР ЭЭМ КЮИның уку үзәгендә сөйләделәр.

«Сәламәтлек-2017» дигән Татарстан Республикасы медицина хезмәткәрләре спартакиадасының зональ сайлап алу ярышлары Чирмешән районында уздылар. Спорт ярышларында биш сәламәтлек саклау оешмаларының  командалары катнашты: Нолат, Аксубай, Алексеевск, Яңа Чишмә, Спасс һәм Әлки үзәк район хастаханәләренең. Барысы Чирмешән районының стадионында 250 артык кеше җыелды (спортсменнар-медиклар һәм җиңүгә рухландыручылар).


15
май, 2017 ел
дүшәмбе

15 майдан башлап Татарстанда Бөтендөнья СПИДтан үлгәннәрне искә алу көненә багышланган акция башлана. Шулай Татарстан Республикасы шәһәрләрендә һәм районнарында профилактика чаралары узачак. Атап әйткәндә, белегчләр белем бирү оешмаларына һәм предприятиеләргә килеп китәчәкләр. Анда алар ВИЧ һәм СПИД глобаль мәсьәләсе турында сөйләчәкләр, шулай ук ВИЧка экспресс-тестлауны уздырачаклар.

2017 елның 15 маенда Казан шәһ. «7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсе» ДАССО актлар залында Россиянең Ревматологлар ассоциациясе президенты, РФА академигы, РФ ССМ баш ревматологы Евгений Лев улы Насоновның лекциясе булды. Академик хастаханәнең табиблар коллективы белән очрашуда баш табиб, ТР Дәүләт советының депутаты М.Н. Садыйков, КДМУның госпиталь терапиясе кафедрасы мөдире, м.ф.д. Д.И. Абдулганиев, клиника табиблары булдылар.

«Сәламәтлек-2017» дигән медицина хезмәткәрләре спартакиадасының зональ сайлап алу ярышлары Менделеевск районында уздылар. Чарада биш сәламәтлек саклау оешмасы командалары катнашты: Әгерҗе, Мамадыш, Менделеевск, Тукай һәм   Теләче үзәк район хастаханәләренең.

19 майдан башлап 21 майга кадәр «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәгендә «Балалар дөньясы. Казан» дигән 10нче махсуслаштырылган күргәзмә узачак. Күргәзмәдә балалар индивидуаль психологик консультацияләр ала алачаклар. Күргәзмәнең яшь килүчеләре белән БРКХнең медицина психологлары эшлиячәкләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International