Иртәгә Республика клиник офтальмология хастаханәсендә (Казан шәһ., Бутлеров ур., 40) 15.00 сәг. күз авыруларын профилактикалау буенча пациентлар өчен мәктәп узачак. Сүз өлкән яшьтәге макуляр дегенерация турында булачак – ул 50 яшьтән өлырак кешеләр арасында киң таралган, начар күрүгә һәм сукырлыкка китерә торган авыру.
Түбән Камада «Сулыш алу әгъзалары авыруларын диагностикалау һәм дәвалау» темасына семинар-киңәшмә узды. Анда республиканың 12 районыннан табиблар-терапевтлар, гомуми практика табиблары, клиник фармакологлар, пульмонологлар, инфекционистлар, педиатрлар һәм фтизиатрлар катнаштылар. Семинар өзлексез медицина белеме чикләрендә уздырыла.
2017 елның 6 мартыннан башлап 12 мартына кадәр Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясенә 8038 чакыру керде. Җәмәгать урыннарына 979 чакыру керде. Чакыруларның иң зур саны – 6457– төрле авыруларга, шул санда 163 инсультка һәм 33 инфаркта туры килде. Бала табуларга ашыгыч медицина табиблары 109 тапкыр чыктылар.
Бүген ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында видеоконференция тәртибендә «Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау тармакларына информацион технологияләрне кертү» дигән республика селектор киңәшмәсе узды. Анда Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау оешмаларын мәгълүматлаштыру мәсьәләсе турында фикер алыштылар.
Бүген Арчада беренче тапкыр Күз авырулары белән пациентлар өчен мәктәп узды. Дәресне Республика клиник офтальмология хастаханәсенең табибы-офтальмологы, лазер хирургы Александр Кусков уздырды.
Бүген узган Татарстан Республикасы хирургик хезмәтенең Йомгаклау медицина активы (ТР Хирургы көне) чикләрендә журналистлар өчен аз инвазив югары технологияле операцияләр күрсәтелде.
Хирургик авырулардан пациентлар үлемендә аларның медицина ярдәме артыннан соңга калып мөрәҗәгать итү һәм стационарга соңгы китерү ахыргы булмаган рольне уйный.
Түбән Кама медоешмаларының хезмәткәрләре арасында боз астыннан балык тоту буенча ярышлар иртәгә узачак. Иң эре тотым артыннан бозга 12 команда чыгачак.
Европаның әйдәүче рентген-васкуляр хирургларының берсе, профессор Павел Гавора (Словакия) катнашуы белән Балалар республика клиник хастаханәсендә балаларга йөрәккә операцияләр узалар. Балаларга бөтен операцияләр иң оптималь һәм саклый торган алымнар белән үткәрәләр – эндоваскуляр итеп, ачык операциясез һәм киң кисемләрсез. БРКХ рентгеноэндоваскуляр диагностика һәм дәвалау бүлегенең җиһазландыруы, хезмәткәрләрнең тәҗрибәсе һәм квалификациясе тормышның беренче сәгатьләреннән йорәк һәм кан тамырлары кимчелекләре белән кечкенә пациентларына операция ясарга рөхсәт итәләр.
«Аналык муентыгының яман шешенә «юк» дип әйт» – Казанның «Студенческая» сырхауханәсендә аналык муентыгы патологиясен иртә диагностикалау буенча акция узды. Сырхауханәнең акушерлары-гинекологлары кешенең папиллома вирусы (КВП) белән йогышланган булу мәсьәләсе белән таныштырдылар.