Бүген “Хезмәт резервлары”стадионында ТРның “Сәләмәтлек – 2017” дигән медицинада эшләүчеләрнең Спартакиадасы узды. Шәһәр командалар арасында беренчелекне Республик балалар клиник хастаханәсенең медиклары җиңү яуладылар. Икенче һәм өченче урыннарны Яр Чаллы һәм Әлмәт медицина эшләүчеләре уртаклаштылар. Авыл командалар арасында Балык Бистәсе районның медиклары җиңде. Икенче урынны Чүпрәле районның командасы алды. Өченче урын Әгерҗе районына калды.