Утырышта 2016 ел эчендә Татарстан Республикасы хирургия хезмәтенең эш йомгакларын ясаячаклар һәм 2017 елга бурычларны билгеләчәкләр, Татарстанда хирургик ярдәм күрсәтүгә һәм хирургик профильле авыручылар санына анализ ясаячаклар. Шулай ук Татарстан Республикасының йөрәк-кан тамырлары хирургиясе хезмәте эшчәнлегенең йомгакларын ясаячаклар, балалар хирургиясе хезмәтенең хәле һәм үсеш юнәлешләре турында һәм республиканың районнарында хирургик ярдәм күрсәтүнең сыйфаты турында фикер алышачаклар.
Бүген Азнакай районында, Карамалы авылы янында, ЮТҺ булды. Йөк һәм җиңел автомобильләр бәрелешү нәтиҗәсендә, ашыгыч ярдәм килгәнче, ЮТҺ урынында 2 кеше һәлак булды. ЮТҺ урынына ашыгыч медицина ярдәменең табиблар бригадасы чыкты.
Казан шәһ. «Сугышлар ветераннары өчен госпиталь» ДАССОда хастаханә советының утрырышы узды. Анда 2016 ел эчендә эш йомгакларын ясадылар һәм 2017 елга бурычлар билгеләделәр.
Бүген Казанның сәүдә йортларының берсендә күкрәк яман шешенең иртә диагностикасы буенча #мин уздым (#япрошла) социаль акциясе узды. Акциядә 560 кеше катнашты, сөт бизләренең 50 төрле патологиясе, күкрәкнең яман шешенә 5 шик ачыкланды. Шушы хатын-кызлар өстәмә тикшерүгә һәм диагнозга аныклык кертүгә җибәрелделәр.
Бүген бөтен дөньяда Глаукома белән көрәшү көне билгеләнә. Глаукома дөньяда да, Россиядә дә, дәвалап булмый торган сукырлык һәм күрү сәләте буенча инвалидлык сәбәпләре арасында әйдәүче позицияләрне алып тора һәм иң мөһим медик-социаль мәсьәлә булып тора. Бу авыру симптомсыз һәм авыртусыз диярлек уза, ләкин кире кайтарылмый торган сукырлыкка китерә, шуның белән ул авыру мәкерле.
Баулы районында узган елның йомгакларына багышлаган киңәйтелгән медицина советы узды. Утырышта ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары В.В.Виниченко, Баулы муниципаль районының башлыгы Р.Х.Гатиятуллин, район хезмәтләренең һәм оешмаларының җитәкчеләре катнаштылар.
Бүген 7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсе биналарында хатын-кызларны якынлашып килүче Халыкара хатын-кызлар көне – 8 март белән тәбрик иттеләр. Хастаханәнең хезмәткәрләре хөрмәтенә клиника администрациясе концерт оештырды.
Республика кан үзәгендә Татарстан Республикасы Яшьләр эше һәм спорт буенча министрлыгы булышлыгында «Татарстан Республикасы Иҗади яшьләр академиясе - Мин – ТР доноры» дигән Региональ җәмәгать оешмасы белән бергә Халыкара хатын-кызлар көненә туры китерелгән «Без тормыш бүләк итәргә килдек» дигән акция Казанда узды.
«Белем шешләргә каршы» мәгълүматый кампаниясе чикләрендә «МЕГА» СҮдә #мин уздым дигән социаль акция узачак. Ул күкрәк яман шешен иртә диагностикалауның мөһимлеге турында Казанның хатын-кызларының хәбәрдарлыгын күтәрүгә юнәлдерелгән.
2017 елның 27 февраленнән башлап 5 мартына кадәр Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясенә 8492 чакыру керде. Җәмәгать урыннарына 1097 чакыру керде. Чакыруларның иң зур саны – 6755– төрле авыруларга, шул санда 196 инсультка һәм 38 инфаркта туры килде. Бала табуларга ашыгыч медицина табиблары 104 тапкыр чыктылар.