Бүген 7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсе биналарында хатын-кызларны якынлашып килүче Халыкара хатын-кызлар көне – 8 март белән тәбрик иттеләр. Хастаханәнең хезмәткәрләре хөрмәтенә клиника администрациясе концерт оештырды.
Республика кан үзәгендә Татарстан Республикасы Яшьләр эше һәм спорт буенча министрлыгы булышлыгында «Татарстан Республикасы Иҗади яшьләр академиясе - Мин – ТР доноры» дигән Региональ җәмәгать оешмасы белән бергә Халыкара хатын-кызлар көненә туры китерелгән «Без тормыш бүләк итәргә килдек» дигән акция Казанда узды.
«Белем шешләргә каршы» мәгълүматый кампаниясе чикләрендә «МЕГА» СҮдә #мин уздым дигән социаль акция узачак. Ул күкрәк яман шешен иртә диагностикалауның мөһимлеге турында Казанның хатын-кызларының хәбәрдарлыгын күтәрүгә юнәлдерелгән.
2017 елның 27 февраленнән башлап 5 мартына кадәр Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясенә 8492 чакыру керде. Җәмәгать урыннарына 1097 чакыру керде. Чакыруларның иң зур саны – 6755– төрле авыруларга, шул санда 196 инсультка һәм 38 инфаркта туры килде. Бала табуларга ашыгыч медицина табиблары 104 тапкыр чыктылар.
Югары медицина технологияләре белем бирү үзәгендә Татарстан Республикасы Медицина хезмәткәрләре ассоциациясе Идарәсенең һәм Татарстан Республикасы Медицина оешмаларының җитәкчеләре советының берләштерелгән утырышы булды.
Тукай районында йомкаглау медицина советы узды. Анда 2016 ел эчендә Тукай үзәк район хастаханәсенең эш йомгакларын ясадылар һәм 2017 елга бурычларны билгеләделәр.
Казанда «Республика клиник туберкулезга каршы диспансеры» ДАССОның медицина советы утырышы булды, анда 2016 елда оешма эшенең йомгакларын ясадылар.
Түбән Кама шәһ. Перинаталь үзәге белән Балалар шәһәр хастаханәсенең табибы-педиатры Гадилә Җиһангәрәева илнең Педиатрлар союзы конкурсында җиңүче булды. Гадилә Җиһангәрәеваның күрсәтелгән казанышларын «Һөнәргә бирелгәнлек өчен» номинациясендә хөрмәтләделәр.
Бүген Россия дипломнан соң белем бирү академиясенең (Мәскәү шәһ.) ультратавыш диагностикасы кафедрасы профессоры Наталья Заболотская диспансер хезмәткәрләре өчен мастер-класс уздырды
Кама балалар медицина үзәгендә җитлекми туган балаларның ата-аналарына ярдәм өчен катамнез кабинеты ачылачак. Ул вакытыннан элек туган балаларны реанимацияләүдән соң һәм яңа туган балаларның патология бүлегеннән соң яхшы карап терелтүнең өченче этабы булырга тиеш.