ЯҢАЛЫКЛАР


3
март, 2017 ел
җомга

Алабуга үзәк район сырхаунәсендә медицина советы булды. Анда 2016 ел эчендә Алабуга муниципаль районы сәламәтлек саклавының эш йомгаклары ясалдылар һәм 2017 елга бурычлар билгеләнделәр.


2
март, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Казан дәүләт медицина академиясендә 2016 ел эчендә Казан шәһ. медицина оешмалары эшчәнлегенең йомгаклары буенча  ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин катнашуы белән йомгаклау медицина советы булды.

Бүген Федераль монополиягә каршы хезмәтнең Укыту үзәгенең җирлегендә «2016 ел эчендә Татарстан Республикасы  фармацевтик хезмәтенең эш йомгаклары һәм 2017 елга бурычлар турында» республика киңәшмәсе узды.

Яр Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсендә 2016 ел эчендә оешманың эш йомгакларын ясадылар. Яр Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсе – йогышлы аврулар белән авыручыларга ярдәм күрсәтү өчен махсуслаштырылган медицина оешмасы һәм республиканың Кама артындагы регионның районара үзәге статусына ия.

Балалар республика клиник хастаханәсендә хастаханә советы узды. Анда 2016 ел эчендә оешманың эш йомгакларын ясадылар һәм агымдагы елга бурычларны билгеләделәр.

«Табигать минем тормышымда» – шундый исем астында Бөгелмә шәһ. 2нче номерлы лицеендә экология дәресе узды. Анда ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов һәм «Бөгелмә ҮРХ» ДАССОның баш табибы Владимир Гуров катнаштылар.

Бүген Республика клиник хастаханәсе анестезиология һәм реанимация бүлегенең җирлегендә Н.Н.Приоров исемендәге Травматология һәм ортопедия үзәк институтының анестезиология һәм реанимация бүлеге мөдире К.Ю. Уколов катнашуы белән «Хәзерге заман анестезиологиясендә-реанимациясендә авырту блокаторлары» темасына мастер-класс узды.

Урыссу үзәк район хастаханәсендә сәламәтлек саклау министры урынбасары В.В. Виниченко, район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Д.Т.Волкова катнашулары белән 2016 ел эчендә хастаханә эшчәнлегенең йомгаклары буенча медицина советы узды.


1
март, 2017 ел
чәршәмбе

Яр Чаллының 5нче номерлы шәһәр хастаханәсендә 2016 ел эчендә оешманың эш йомгакларын ясадылар. Утырышта Яр Чаллы шәһ. буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесенең урынбасары Альбина Шәйхетдинова катнашты. Эштә казанышлар, бурычлар һәм үсеш юнәлешләре турында доклад белән 5нче номерлы шәһәр хастаханәсенең баш табибы Зөфәр Насртдинов чыгыш ясады.

7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсендә анкилозланучы спондилит (Бехтерев авыруы) белән пациентлар өчен мәктәп булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International