ЯҢАЛЫКЛАР


21
февраль, 2017 ел
сишәмбе

Югары Ослан үзәк район хастаханәсендә йомгаклау медицина советы булды. Анда Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркаева, Югары Ослан районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәният мәсьәләләре буенча урынбасары Гөлия Камалетдинова катнаштылар.

Бүген Казанның 82нче номерлы мәктәбендә «Сәламәт мәктәп» акциясе узды. Исегезгә төшерик, акция казан мәктәпләрендә Балалар республика клиник хастаханәсенең һәм Республика медицина профилактикасы үзәгенең инициативасы буенча тәртипле рәвештә уза. Аның төп максаты укучыларга онкология авыруларының үсешеннән ничек сакланырга. Укучылар кунаклар белән бергә флешмобта катнаштылар һәм зарядка ясадылар.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы 2017 елны җәрәһәтләнү һәм таяныч-хәрәкәт аппараты авыруларын профилактикалау елы дип игълан итте. Шушы мәсьәләнең актуальлеге аркасында 7нче шәһәр сырхауханәсендә неврология һәм реабилитация кафедрасы белән бергә 2017 елның 22 февралендә 13.00 сәг. «Сөяк-мускул системасы авыруларын профилактикалау» темасына пациентлар өчен мәктәп узачак.

Бүген 4нче номерлы «Студенческая» шәһәр сырхауханәсенә эш визиты белән Мурманск өлкәсенең делегациясе килеп китте. Делегация составында килделәр: Мончегорск үзәк район хастаханәсе  (Мончегорск шәһ.) баш табибы Сергей Леонид улы Лялюшкин, Оленегорск үзәк шәһәр хастаханәсе  Эдуард Николай улы Гончаров, П.А.Баяндин исемендәге Мурманск өлкә клиник хастаханәсе хезмәткәрләре.

Бүген Минзәлә үзәк район хастаханәсендә «Әдәплелек көне» дигән акция узды. Беренче тапкыр табиблар һәм пациентлар смайллар булышлыгы белән табиб кабул итүне уздыру барышында бер-берсенә аралашу белән кәнәгатьләнгәнлекне билгеләделәр. Чара табиб һәм пациент арасында конфликтларны профилактикалау буенча үткәрелгән семинар чикләрендә узды.

Кукмора районында 2016 ел эчендә оешманың эш йомгакларын ясаган һәм 2017 елга бурычларны билгеләгән Кукмара үзәк район хастаханәсенең йомгаклау медицина советы узды. Утырышта ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов, Кукмара муниципаль районы башлыгының урынбасары Равия Кәримуллина катнаштылар.

Яр Чаллыда КРВЙ һәм грипп авырулары санының дәрәҗәсе эпидемик бусагадан 18% түбәнрәк. 2017 елның 13 февраленнән башлап 19на кадәр КРВЙ белән барысы 5866 кеше мөрәҗәгать итте. Аларның  КРВЙ белән авыру 4686 очрагы шушы чор эчендә 14кә кадәр яшьтәге балаларда билгеләнде. Узган атнада грипп 10 кешедә, шул санда 5 балада, лабораториядә расланды.

Саба үзәк район хастаханәсенең медицина советы Саба районында булды. Анда 2016 ел эчендә Саба районы сәламәтлек саклау тармагының эш йомгакларын ясадылар һәм 2017 елга бурычлар билгеләделәр.

Казанда 2017 елның 13 февраленнән башлап 15нә кадәр халыкара катнашуы белән ел саен була торган Бөтенроссия фәнни-гамәли «Офтальмологиядә яңа технологияләр-2017» дигән конференция булачак. Киләчәк  конференция татарстан офтальмология тарихында дүрт әһәмиятле вакыйгага туры китерелгән.

Республика медицина профилактикасы үзәгендә медицина  советы узды. Анда 2016 ел эчендә оешманың эш йомгакларын ясадылар һәм 2017 елга бурычлар билгеләделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International